Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Маяк” ширкәтчеләр алдында хисап тотты

Узган җомгада 3 санлы Горький сайлау округы депутаты Фәрит Хәбибуллин рәислегендә "Маяк" торак милекчеләренең отчет җыелышы узды.

Ширкәт әгъзалары, инфраструктура үсеше бүлеге вәкилләре һәм башкалар катнашындагы җыелыш барышында "Маяк" ТМШ рәисе Валерий Антонов 2013 елда башкарылган эш турында отчет доклады белән чыгыш ясады. Әлеге идарә оешмасы, диелде докладта, 29 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә, аларда 590 фатир бар. Отчет елы ахырында яшәүчеләрнең ширкәткә һәм энергия белән тәэмин итүче оешмаларга бурычлары 530 мең сум тәшкил иткән. Антонов намуссыз бурычлыларның исемнәрен әйтеп узды. Башкарылган эшләргә килгәндә, йорт түбәләре өлешчә ремонтланган, җылыту сезонына әзерлек алып барылган.

Шул ук вакытта җыелучылар идарә оешмасы эшчәнлеге белән канәгатьсезлек белдерделәр, күп дәгъвалар яңгырады: фатирларның берсендә, хуҗалар фикере буенча, инженер җылыту системасына дөрес тоташтырылмау сәбәпле, салкын, икенче йортның түбәсеннән су ага, өченче йортта тараканнардан һәм тычканнардан котыла алмыйлар, ишегалларының берсендә җиргә авышкан карт агач проблемасы хәл ителми... Һәм җавпларның барысы да залны канәгатьләндермәде. Кайберләре шәхсән депутатка юнәлтелде.

Җыелыш барышында җыелучылар 2014 елга ревизия комиссиясе отчетын тыңлады, биш кеше составындагы ТМШ идарәсе сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев