Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицинага үсәргә урын бар әле

Районның сәламәтлек саклау системасын камилләштерү һәм хезмәт сыйфатын тагын да үстерү максатында узган 2015нче елда әлеге өлкәгә 19 миллионнан артык сум акча сарыф ителгән.

Моннан алдагы елда бу нибары 664 мең сум тәшкил итте, дип билгеләп узды кереш сүзендә районның баш табибы Ренат Фатыйхов, социаль сфера хезмәткәрләре белән район җитәкчелегенең очрашуы барышында.

Акчалар, асылда, район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлеге бинасын капиталь ремонтлауга, Солнечный микрорайонында фельдшер-акушерлык пункты төзүгә, флюорограф һәм рентген аппараты сатып алуга тотылган. Фатыйхов сүзләренә караганда, 2015 елда медикаментлар сатып алуга да акча күбрәк бүленгән. Табибларның уртача хезмәт хакы да арта төшкән. Әмма район сәламәтлек саклау системасы республика рейтингында 45 урында кала бирә. Мондый түбән нәтиҗәне, кызганычка, аналар һәм балалар үлеме, туберкулездан, йөрәк-кан авыруларыннан вафат булу очракларының күп булу, диспансеризация түбән тору кебек позицияләр ясый. Димәк, медиклар алдында хәл итәсе кискен һәм җитди сораулар күп әле. Дәвалау өлкәсендә, әлбәттә, беренче чиратта. Шул ук вакытта хуҗалык өлешендә дә.

- Бүген хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге һәм авыруларны кабул итү бүлмәсенең түбәсеннән яңгыр үтә. Бу җаваплы шәхесләрнең әлеге вәзгыятькә тиз арада реакция ясамау нәтиҗәсе. Чөнки подрядчылар эшләгән эшнең инде гарантия срогы узды. Һәм түбә ремонтын бары тик 2017 ел планына гына кертә алабыз, - дип очрашуны дәвам итте район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ратмир Мәүлиев.

Ул катнашучыларны район буенча 2015 елда башкарылган эшләр, районның финанс-икътисадый халәте белән кыскача гына таныштырды һәм халыктан кергән сорауларга җавап бирде. Бу очрашуда да катнашучыларны Урыссу бистәсен төзекләндерү максатында быел халыктан үзара салым җыю проекты күп сораулар тудырды. Әлбәттә, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин бу сорауга җентекле тукталды, ният иткән акчалар җыелган очракта, аларның нинди максатларда тотылачагын, акчаларны сарыф итүне контрольдә тоту өчен гади халыктан, активистлардан, җәмәгатьчеләрдән торган комиссия төзеләчәген бәйнә-бәйнә аңлатты. Урыссулылар күтәргән сораулар арасыннан берсенә тукталу урынлы булыр дип уйлыйм, чөнки аны инде беренче очрашуда гына бирмиләр. Бүген күпләрнең балалары башка торак пунктларда яшәп укый. Ә пропискада алар, билгеле инде, биредә. Менә шундый очракта алардан түләү алынамы? Район җитәкчелеге алына дип җавап кайтарды. Алар бу җавапларын, кеше каядыр вакытлыча китеп укый икән, бу бит ул туган төбәгенә кайтмый һәм аның уңайлыкларыннан файдаланмый дигән сүз түгел, дип аңлатты. Әгәр инде әти-әни читтә белем алучы баласы өчен үзара салым түләргә теләми икән, димәк аны пропискадан төшерергә тиеш була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев