Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөхәлләфә апа Гәрәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен педагогик хезмәт ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны, мәчетебезнең нуры Мөхәлләфә апа Гәрәева билгеләп үтте.

Мәкаләбез герое Яңа Әбсәләм авылында (хәзерге Байлар авылы) 1925 елның 13 мартында дөньяга килә. Тимерьюлчылар гаиләсендә җиде баланың алтынчысы булып туган кызга сугыш башланганда уналты яшь була. Әбсәләм җидееллык мәктәбендә кичке сигезенче сыйныфны тәмамлаган кызны колхоз идарәсенә чакырып алалар һәм Бөгелмә педучилищесына юллама бирәләр. Бер атна укып өлгермиләр, ындыр табагына эшкә җибәрәләр. Алар анда тузанга батып, капчыкларга ашлык тутыра. Беренче курсны тәмамлап, өйгә кайткан кызга "Заря" совхозында җир сөрергә кушалар. Хәлсезләнеп егылган сабан башы Шакир бабайны кызганып елый кыз, моннан соң инде аңа көче җитмәс эш кушмыйлар. Башак җыя, өлгергән борчакны йолка ул. Паексыз калган апасын каршылаганда, аны кызганып та күз яшен түгә.

1944 елда педучилищены уңышлы тәмамлаганнан соң, унтугыз яшьлек кызны Яңа Әбсәләм авылына укытучы итеп билгеләнә. Бу вакытта батыр солдатлар сугыштан кайта башлый. Зифа буйлы Сәлимгәрәй малае Мәхмүт тә кызларның күңелләрен җилкендереп, урамнан орден-медальләрен чыңлатып уза. Сигез ел хезмәт иткән, өч елында Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килгән Мәхмүтнең күзе чибәр Мөхәлләфәгә төшә. Ул аны клубка кино карарга чакыра. Фильм сугыш турында була, егет кызга күргәннәре белән бәйләп аңлатмалар биреп утыра. Яшьләр яратышып кавыша, аларга Инсаф мулла никах укый. Урыссу тимер юлы станциясенә мастер булып урнашкан Мәхмүткә фатир бирәләр. Ике метрлы заллы фатирның йокы бүлмәсендә башка гаилә яши. Алар торакны ташкүмер ягып җылыта. Тора-бара балалары - Айсылу, Илдар, Илдус дөньяга килә. Әле торган йортта яши башлаганчы, ике йорт төзеп керәләр. Күп эшләрен Мәхмүт ага үзе башкара. Бу йортлары да бик төзек, күркәм. Тугыз оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Урыссуда Мөхәлләфә апа 1 санлы балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куя. "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Өч балаларына да югары белем бирәләр.

Юбилее мәчеттә уздырылган өлкән яшьтәге кунагыбыз тормышындагы бер эпизодны әле һаман оныта алмый:

- Бүгенгедәй хәтеремдә, ат белән бертуган абыемны Уфадан киләчәк поездда Мәскәүгә сугышка озатырга бардык. Абыебызны озаттык һәм атларыбызны бәйләп куйган урыннарыннан ычкындырабыз. Карасак, атыбызның күз яшьләре агып төшкән. Хәзер аңладым - поезддан кулларын болгап калган егетем башкача кайтмаячак, дип, фаҗига сизенеп елаган инде ул. Әйе, Байларга сугыштан, кайтса, берничә кеше кайткандыр. Берүк башкача сугышлар чыга күрмәсен, ди Россия Президентыннан котлау открыткасы, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, "Мәхмүт" мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин һәм мәчеткә йөрүче мөслимәләр тарафыннан җылы тәбрикләү сүзләре һәм бүләкләр кабул иткән, "Мәхмүт" мәчетендә сый-нигъмәтле чәй өстәле артында хөрмәтләнгән юбиляр. - Тормыш иптәшем Мәхмүтне югалту бик авыр булды. Ул биш ел элек дөнья куйды. Тигезлектә яшәүгә берни җитми икән. Җитмеш төрле һөнәр белгән, җыр-моңа гашыйк эчкерсез зат иде, - дип искә ала алтмыш ел бергә иңгә-иң куеп яшәгән тормыш юлдашын Мөхәлләфә апа. - Шунысы гына күңелгә юаныч - балаларым, киленнәрем, оныкларым әйбәт - уч төпләрендә генә йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев