Мөхтәрәмә әби Хәйртдиновага – 99 яшь
Ютазы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйртдинова шушы көннәрдә үзенең туксан тугызынчы язын каршы алды.
Азнакай районында туган кызчык җиңел язмыш юлыннан атламый. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаган үсмер лаборант булып хезмәт юлын башлый. Әмма аңа тыныч күк йөзе астында озак эшләргә насыйп булмый. Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Ул санинструктор булып дүртенче Украина фронтының танкка каршы артиллерия полкы составына юллана. Аннан соң немец илбасарларына әсирлеккә төшү, ачлык, ялангачлык... Исән калу шатлыгыннан исергән кыз Эльба аша салынган җимерек күпер аша чыкканына да әлләни игътибар бирми. Яшәү теләге шулкадәр зур була.
Бүген дә Мөхтәрәмә әби тормышны яратып яши. Аның һәр аяз көненә шөкер кыла, шигырьлә яза. Күкрәген күп санлы медальләр бизәүче бер гасырлык ветеранны олуг туган көне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев