Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов «Синтез» ватерполо командасын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерполо командасы спортчылары белән очрашты. Бу турыда ул телеграм-каналында хәбәр итте.

«„Синтез“ ватерполо командасы уенчыларын һәм барлык составын 2021/2022 елгы Россия чемпионатында җиңүләре белән котладым. Барыгызга да яңа җиңүләр, сәламәтлек һәм имин тормыш телим!», дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, су полосы буенча Россия чемпионатының финал матчында казанлылар үз бассейнында Волгоградның «Оргсинтез»ын 12:8 исәбе белән җиңде һәм өченче ел рәттән ил чемпионы булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев