Миннебай ага Миннекәев сугыш елларын онытмый
Курск дугасын өчен барган яуларда җиңү яулауның 75 еллыгы уңаеннан бүген Бөек Ватан сугышы инвалиды Миннебай Миннекәй улы Миннекәев котлаулар кабул итте.
Илдә Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, 1942 елда Миннебай Миннекәевны Чусовск шәһәренең хәрби комиссариаты фронтка чакыртып ала. Яшь солдат Ленинград пехота училищесынды хәрби хәзерлек уза. Орловск-Курск дугасы өчен барган сугышларның беренче көнендә үк яуга ташланган Миннекәев каты яралана. Аңа бик озак дәваланырга туры килә. Бөек Ватан сугышы чорында бөтен ил язмышында һәлиткечне рольне уйнаган дәһшәтле яуны ветеран, ул көннәрдән соң 75 ел узып китүгә карамастан, әле дә булса зур дулкынлану хисе белән искә ала.
Бөек Ватан сугышы инвалиды Миннебай Миннекәй улы Миннекәев, фашист илбасарларыннан Ватан тынычлыгын яклап, Курск дугасы өчен барган сугышларда катнашканы өчен Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайловтан котлау хаты кабул итте. Карт фронтовикны әлеге тарихи дата белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев