Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районында беренче сыйныфка баручы укучыларга портфельләр тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Минзәлә районында беренче сыйныфка баручы 62 балага һәм Донецк Халык Республикасыннан кайткан ике укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.

Игелек чарасы матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Традиция буенча, депутатлар, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр бу акциядә һәр елны актив катнаша. Районда шундый киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр булу – сөенечле күренеш. Минзәлә елдан-ел үсә, балалар, яшьләр һәрьяклап үссен өчен шартлар тудырыла. Балалар бәхетле булсын. Мәктәпкә җыенган беренчеләребезгә, әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуларын, уңышлар белән сөендереп торуларын телибез, – диде район башлыгы Айдар Салахов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/30-avgustta-kazannyn-municipal-parkovkalary-buslai-eslayacak-5859219

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев