Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мирфатыйх Зәкиев: “Мин Ютазыда туганмын, туганнарым шуңа күп минем”

Олуг юбилее уңаеннан үзенә карата якташлары тарафыннан күрсәтелгән зур кадер-хөрмәттән тәмам күңеле булган филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев олы менбәрдән менә шудай дип белдерде.

Кичә Ютазы районының киң җәмәгатьчелеге тумышы белән Кәрәкәшле авылыннан булган педагог-җитәкче, җәмәгать эшлеклесе Мирфатыйх Зәкиевны гомер бәйрәме белән котлады. Бу иртәдә Урыссу гимназиясе янәдән күп санлы кунаклар кабул итте – юбилярның балалары һәм туганнарыннан тыш, тантанада республика Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов, филология фәннәре докторлары Фоат Галимуллин һәм Әнвәр Шәрипов, “Тулпар” журналы хеззмәткәре Дилбәр Булатова, Баулы районының шәрәфле гражданины Зөфәр Җәләев катнашты.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше бүләкләрдән башланды. Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Рөстәм Нуриев ил агасы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевка җылы теләкләрен генә юллап калмады. Ул юбилярга республиканың “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен, туган телне үстерүдә күпьеллык намуслы хезмәте һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан районның мактау грамотасын, Бәйрәкә авылы осталары тукыган затлы палас һәм купшы чәчәк бәйләме тапшырды.

Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән дәрәҗәле кунаклар – Олег Хисамов, Фоат Галимуллин, Әнвәр Шәрипов, Дилбәр Булатова, Зөфәр Җәләев чал чәчле юбилярның, зирәк һәм сабыр остазларының хәзер дә иҗат тулы тормыш белән яшәвен зур горурлык белән билгеләп узды. Алар Мирфатыйх ага Зәкиевны милли тел һәм мәдәният язмышы өчен борчылып яшәүче, аны үз иҗаты белән камилләштерергә ашкынып торган Каюм Насыйри кебек атаклы мәгърифәтчеләр башлаган эстафетаны кабул итеп алучы һәм аны дәвам иттерүче галим дип горурлык хисе белән атадылар.

Бу көнне юбиляр тарихлы Бәйрәкә авылына сәяхәт кылды. Зәкиевлар гаиләсе нәсел тамырлары барып тоташкан Зәйпе авылында булды. Мирфатыйх ага газиз атасы каберенә зиярат кылды. Кунаклар Кәрәкәшле авылының капиталь ремонт узган мәдәният йортының танымаслык булып үзгәрүен, туган як тарихын өйрәнүче музейның чыннан да бик бай булуын, мондый мул эчтәлекле, тирән тәэсирле сәяхәттән канәгать калуларын сөйләп туя алмадылар.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев