Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәхәлләнең дини тормышы ышанычлы кулларда

Кече Урыссу авылы мәчете - районыбызда күркәм, нәтиҗәле эшчәнлек алып барган мәчетләрнең берсе.

Тарих битләренә күз салсак, Кече Урыссуда дини тәрбия, аң-белем бирүнең 1923-1925 елларга барып тоташуын күрербез. Бу, нигездә, авылның, Иске Урыссудан аерылып чыгып, мөстәкыйль яши башлавына бәйле. Яңа җирләргә беренче күчеп утыручылар арасында тумышы белән Кәрәкәшле авылыннан Закир мулла (Әхмәтзакир) Шакирҗан улы да була. Авыл халкы, киңәш-табыш иткәннән соң, мәчет урынын билгели һәм аның янәшәсендә Закир мулланың гаиләсе өчен йорт урыны да бирелә. Шулай итеп, Кече Урыссуда төзү эшләре башлана. Халыктан җыелган акчага, Һидиятулла Газизуллин җитәкчелегендә, мәчет өчен бура кайтарыла һәм бердәм көч белән иман йорты диварлары күтәрелә. 1926 елда авылда тәүге мәчет ачыла. Халык күмәкләшеп мәчеткә йөри, намаз укый. Ләкин илебездә дини тәрбиягә караш үзгәргәч, мәчеткә йөрү тыела. Закир мулланы исә сөргенгә сөрәләр. Авылдан китәр алдыннан аңарга диннән ваз кичәргә тәкъдим итәләр. Әмма ул: “Үләргә риза, әмма динемне сатмыйм”, - дип, бу тәкъдимнән баш тарта.

Тулырак – “Ютазы таңы”нда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев