Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәп укучылары фикерләү сәләтен үстерә

Район күләмендә өченче тапкыр узган "Мәдәният. Интеллект. Фән" фәнни-гамәли конференциясе Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында районның иң сәләтле укучыларын җыйды.

Әлеге чара белән берлектә "Сурәт" һәм "Фотографияләр" номинацияләрен үз эченә алган "Спорт эмоцияләре" иҗат бәйгесе дә узды. Конференциядә катнашучылар - укытучылар, укучылар, әти-әниләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева сәламләде һәм балаларга тел ачкычлары, уңышлы эш көне теләде.

Чарада катнашучылар җиде секциягә бүленеп эшләде. Әйтик, "Биология, экология, гоеграфия" секциясендә Димтамак мәктәбе укучысы Артур Гатченко "Ни өчен динозаворлар үлеп беткән" дигән теманы сайлаган булып чыкты. Беренче сыйныф укучысы булуга карамастан, ул әлеге теманы ачу максатында мәктәп музеенда, китапханәдә булган, хәтта тарих укытучысы белән дә киңәшләшкән. "Татарстан тарихы һәм мәдәнияте, җәмгыять белеме һәм хокук" секциясенә Урыссуның 3 санлы мәктәп укучысы Олег Глушков "Туган җиремнең атаклы кешеләре" темасын яктыртып, үз әбисе - кырык елдан артык балаларга гыйлем биргән, бүген дә актив тормыш белән яшәүче Зоя Глушкова турында сөйләде. Әйтергә кирәк, укучылар үз эшләрен өч телдә - рус, татар һәм инглиз телендә хәзерләгән иде. Әлбәттә, инглиз теле секциясендә рус телендә генә түгел, арада инглиз телендә чыгыш тоткан балалар да булды. Урыссу гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Виктория Ковалева "Кыш Бабай һәм Санта-Клаус" арасындагы аермаларны инглиз телендә иркен итеп сөйләп бирде.

Фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре белән сез район гәҗитенең җомга көнендә чыгачак санында таныша алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев