“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”
Әнә шундый исем астында Урыссу гимназиясе ишегалдында күркәм чара узды.
Районның авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрендә тәрбияләнүче булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Аларны алуда матди ярдәмне районның сәнәгать предприятиеләре, башкарма комитет бүлекләре һәм учреждение җитәкчеләре күрсәтте.
- Кадерле балалар, әти-әниләр, укытучылар, - дип мөрәҗәгать итте чарага җыелучыларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, - авыр тормышта яшәгән гаиләләрдәге балаларга мондый төр ярдәм күрсәтү районның матур бер гадәтенә әверелде. Әлеге чара - мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Беләсезме, беренче букча һәрвакыт хәтердә кала. Анда бары тик яхшы билгеләр генә булсын. Һәм, әлбәттә инде, бу чарада катнашкан өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Хәерле юл, балалар!
Менә алар, тантана сәбәпчеләре, эскәмияләргә тезелешеп утырганнар. Гади генә куанычтан да йөзләрендә бәхет чаткылары уйный, елмаю балкый... Предприятие һәм хезмәт җитәкчеләре район башлыгы җитәкчелегендә аларга бүләкләр тапшырды. Кечкенә балаларның кулында саллы гына букчалар... Мәктәпкә җыенучы сабый өчен моннан да зур шатлык булырга мөмкинме икән? Бик тиздән алар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, анда гади генә түгел, ә белем дөньясына мавыктыргыч юл башланачак. Әлегә булачак укучылар хөрмәтенә җырлар яңгырады һәм биюләр башкарылды, әкият каһарманнары әйлән-бәйләнгә чакырды. Ә эссе көндә таратылган туңдырма балаларга яхшы кәеф, сөенеч хисләре өстәде. Әйе, озакламый алар зур кызлар һәм малайлар кебек, мәктәп бусагасын атлап керәчәк, ләкин күңелләре белән алар әлегә барыбер нәни булып кала…
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев