Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль берәмлекләрнең җәмәгатьчелек вәкилләре ТР Дәүләт Советында булды

Безнең районны Казанда район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова тәкъдим итте.

"Хакимият белән сөйләшү" – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан муниципаль районнарының иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалары белән очрашуы шундый исем астында узды. Бу иҗтимагый тормышның күп якларына кагылышлы зур сөйләшү булды. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләсе, мөгаен, иң әһәмиятле һәм төп мәсьәләләрнең берсе булгандыр. Сәламәт гаилә һәрвакыт сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора. Һәрбер хокукый дәүләттә гаилә нигезләрен ныгытуга җитди игътибар бирелә. Шуңа күрә җирле җәмәгатьчелек вәкилләре бу кагыйдәләрнге алга сөрүдә һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең демография гаилә үзәге вәкилләре чыгышында сүз барды. Әлеге мәсьәләнең мөһимлегенә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да игътибар итте.

Яраткан кешең янында булу һәм ялгызлыкны сизмәү, даими парың булу, үз гаиләңне булдыру аша мөстәкыйльлеккә һәм чын үсешкә ирешү, бала табу теләге – хакимият белән әңгәмә барышында бүгенге көннең шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев