Муса Җәлилгә багышланган ункөнлек
Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбендә, татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, "Синең батырлык гасырлар буена онытылмас" дигән исем астында, патриот шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен яттан уку буенча бәйге узды.
Мәктәп укучылары шагыйрьнең "Сәгать", "Куян", "Кызыма", "Күршеләр", "Кызыл ромашка" шигырьләрен сәнгатьле итеп башкарды. Шагыйрьнең балалар өчен иҗат ителгән әлеге шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев