Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәйданда авыл хезмәтчәннәренең иң уңганнары хөрмәтләнде

7 июнь иртәсе машиналарның вакыйгалар үзәге - Какылы Күл авылы янындагы мәйданга агылуы, урамнарның бәйрәмчә бизәлүе, траспорантларның чакыруы белән бер нәрсәне төгәл раслады - районда Сабан туе гөрләячәк. Үзенең чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бүген Сабан туе җирбагарлар бәйрәме генә булып калмыйча, уртак бәйрәмгә әверелде. Чынлап та, Какылы...

7 июнь иртәсе машиналарның вакыйгалар үзәге - Какылы Күл авылы янындагы мәйданга агылуы, урамнарның бәйрәмчә бизәлүе, траспорантларның чакыруы белән бер нәрсәне төгәл раслады - районда Сабан туе гөрләячәк.


Үзенең чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бүген Сабан туе җирбагарлар бәйрәме генә булып калмыйча, уртак бәйрәмгә әверелде. Чынлап та, Какылы Күл авылының күркәм табигать кочагына төрле өлкә хезмәтчәннәре җыйналган иде. Менә безнең хөрмәтле аксакалларыбыз төсле чатырлар белән хозурланып йөреп, үткән чорларны исләренә төшерә, чәчәкле акланда купшы киенгән сабыйлар йөгерешә, кыю малайлар багана буйлап үрмәли, халык уеннарында һәм ярышларында яшьләр көч сынаша... Районыбызда танылган һәм башкаладан чакырылган артистлар Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның дәртле һәм моңлы җырлары еракларга яңгырый. Бер генә кызмача кеше дә юк! Аек акыл көндәлек тормышта да, бәйрәмнәрдә дә әһәмиятле булуын аңлыйсың. Шатлыгың исерткеч тәэсирендә булмаса, гүзәллекнең рухландыргыч энергиясеннән алган көч тә берничә тапкырга арта икән. Ничек кенә булмасын, җырларга һәм биергә, төрле спорт ярышларында үзләрен күрсәтергә теләүчеләр шактый күп иде.

Сабан туена килгән балаларның зур шатлык кичерүенә сабын күбекләре шарлары шоуында катнашулары сәбәп булып торды. Гаҗәпкә калган тамашачыларга котлау кәгазьләре ташлаган очкыч виражы Сабан туенда катнашучыларны сокландырды.

Әйе, хезмәт халкы шулай күңелле ял да итәргә тиеш. Ютазы районы халкының ничек эшләве турында саннар ачык сөйли.

- Узган елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 50 мең тоннадан артык ашлык, мең ярым тонна ит, 18 мең тоннадан артык сөт сатылды, - дип билгеләп үтте үзенең бәйрәмгә җыелучылар алдында чыгышында район башлыгы Нуриев. - Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 14 мең башка якын мөгезле эре терлек, шул исәптән, 4 мең 200 савым сыеры бар. Безнең бурыч - 2016 ел ахырына мөгезле эре терлекләр санын 16 мең башка җиткерү. Терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлешен киметергә ярамый: алар өч мең ярым баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 1600 баш сыер асрый. Район халкы тарафыннан сигез тоннага якын сөт сатыла. Яңгырлы көннәр торуына карамастан, кыр эшләре сыйфатлы, оптималь агросрокларда уздырылды. 2015 ел уңышына авыл хезмәтчәннәре тарафыннан минераль ашламалар кулланып, 17 мең гектардан артык бөртекле һәм 9 мең гектарга якын азык культуралары чәчелгән. Район икътисады нигезе булып торган сәнәгать секторына игътибар юнәлтмичә кала алмыйм. Производство күләме үсешен ел саен "Электросоединитель", Урыссу электр-механика заводы, "Волма-Абсалямово", Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, Урыссу химия заводы кебек предприятиеләр тәэмин итә. Быел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында аккредитация алган сәнәгать мәйданчыгында да җитештерү күләме арта.

Кабул ителгәнчә, без бүген булачак уңыш нигезен салган, үз хезмәтләре белән район үсешенә саллы өлеш керткән, эштә аерылып торган авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез.

Язгы кыр эшләрендә иң яхшылар дип табылган һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча максималь баллар җыйган авыл хуҗалыгы производствосы хезмәтчәннәренә район башлыгы мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Район күмәк хуҗалыклары арасында беренче урын "АгроМир" ҖЧҖга (җит. Нәсим Вәлиев) бирелде, икенче - "Нәбиуллин" КФХ (башлыгы Илдус Нәбиуллин), өченче - "Уңыш" ҖЧҖ (җит. Аяз Шафигуллин). Фермерлар арасында Рамил Гәрәев лидерлык итә. Механизаторлар арасында беренче урын Нәфис Галимов җитәкчелегендәге "АгроМир" чәчү комплексына бирелде, икенче - "Нәбиуллин" КФХ механизаторы Мансур Насыйровта, өченче - Тукай исемендәге ҖЧҖ механизаторы Миңнур Зарипов. Яшь кырлар батыры дип Бөгелмә аграр көллиятенең 1 санлы филиалы тәрбияләнүчесе Рәмис Ибраһимов табылды. Машина белән сөт саву операторлары арасында беренче урынга Әлфия Нуретдинова ("Нәбиуллин") лаек булды, икенче - Римма Камалова ("АгроМир"), өченче - Әнисә Габитова (Тукай ис. хуҗалык). Фанфаралар шулай ук механизаторлар Гамир Ибраһимов ("Таң"), Зәйтүн Сәйфуллин ("Игенче"), Ришат Шәрифуллин ("Кәрәкәшле"), Фәнис Миңнегулов ("Вафауллин"), Ильмир Мәрданшин ("Уңыш"), Чулпан Хәбипов ("Тимербаев"), Әбүзәр Сафин ("Гафиятов"); машина белән сыер саву операторлары Зөлфия Галләмова ("Таң"), Салават Әгълиуллин ("Игенче"), Резедә Нәгыймова ("Кәрәкәшле"), Светлана Сабитова ("Уңыш"), Физалия Әхмәтшина ("Вафауллин"), Ризидә Галимова ("Тимербаев") һәм Руза Әюпова ("Вафауллин") өчен яңгырады. Ә 2015 елның кырлар батыры дип Нәфис Галимов ("АгроМир") табылды. Ул 200 мең сум күләмендәге премиягә һәм яшь кыр батыры Рәмис Ибраһимов белән бергә Сабан туе байрагын югарыга күтәрүгә лаек булды.

Сабан туенда Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, филология фәннәре докторы, профессор, Ютазы районының мактаулы гражданины Мирфатыйх Зәкиев, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, "Башнефтьдобыча" АНК генераль директоры киңәшчесе Рим Хәмзин, "РусГидро" техник сәясәт һәм җәмгыятьне үстерү директоры Рәсим Хаҗиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев