Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

НДФЛны тизрәк кайтарырга була

Керемнәр турында декларация рәсмиләштермичә генә исәп-хисап алырга буламы? Бу мөмкин.

Ел дәвамында гражданнарның чыгымнары фатир сатып алуга, шәһәр читендә йорт төзүгә, вуз яки көллияттә баланы укытуга, түләүле медицина хезмәте күрсәтүгә һәм башка очракларда бар икән, әлеге хокукны гамәлгә ашыра алалар. Шул ук вакытта түләүче рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган булырга, «ак» хезмәт хакын алырга тиеш, аның белән физик затлардан керемгә стандарт 13 процентлы салым исәпләнә. 

Күпләр акчаны алу өчен декларация 30 апрельгә кадәр генә тапшырырга мөмкин дип саный. Әмма бу алай түгел. Декларация тапшыру өчен күрсәтелгән срокны 3 НДФЛ салым түләүчегә алынган табышны (мәсәлән, милекне сатудан, торакны арендага бирүдән) декларацияләргә кирәк булган очракта гына үтәргә мөмкин. Әгәр граждан салым исәпләрен генә алырга уйлый икән, югарырак билгеләнгән керемнәр турындагы хисап вакыты аңа кагылмый. Ул декларация теләсә кайсы вакытта бирә ала. Әмма элек түләнгән салымнарны алдагы өч елда гына кайтарырга мөмкин (әйтик, 2018 елда декларация тапшырырга һәм 2014 ел өчен хисап алырга ярамый).

Шул ук вакытта салым тотып калынган акчаларның калган төрләре (әйтик, хәйриячелеккә чыгымнар буенча, милекне сатудан алынган керемнәр буенча) салым декларациясе нигезендә генә тәкъдим ителергә мөмкин.

Салым түләүчегә милек һәм социаль салым тотып калынган акчаны алу хокукын расларга кирәк. Моның өчен аңа яшәү (теркәү) урыны буенча салым органына мондый тотып калынган акчаны алу хокукын раслау турында хәбәрнамә бирү өчен гариза, шулай ук күрсәтелгән чыгымнарны раслаучы документларны тапшырырга кирәк. Тотып калынган акчаны алу хокукын Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервислары ярдәмендә дә расларга мөмкин. Аерым алганда, «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты " аша.

Мондый белдерү салым түләүчегә гариза бирелгән көннән алып бер ай эчендә салым органы тарафыннан бирелә. Аннары аны эш бирүчегә алга таба хезмәт хакларыннан НДФЛ сакланмасын өчен тәкъдим итәргә кирәк.

Шулай итеп, бүген түләнгән НДФЛны кыска вакыт эчендә, ел тәмамлануын һәм чираттагы декларация кампаниясе башлануын да көтеп тормыйча кире кайтарырга була.

2018 елның 9, 10 ноябрендә салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә!

Инспекциянең операцион залының эш режимы:

2018 елның 9 ноябрендә (җомга көнне) - 08.00 сәгатьтән - 18.00 сәгатькә кадәр,

2018 елның 10 ноябрендә  (шимбә көнне) - 09.00 сәгатьтән - 14.00 сәгатькә кадәр.

Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары һәм физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар.

Салым инспекциясе белгечләре салымнарны кем түләргә тиеш, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланыла, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.

Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты» интернет-сервисында теркәлү процедурасын уза алачаклар. Моның өчен үзең белән бары тик шәхесне раслаучы документ булуы гына кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев