Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри осталык бәйгесе: яхшылардан иң яхшысы

Ике көн дәвамында һөнәри осталык бәйгесендә иң яхшы исеменә эшче һөнәрләре вәкилләре ярышты.

Узган атнада РОСТО (ДОСААФ) базасында йөк һәм пассажир автотранспорты машина йөртүчеләре арасында бәйге узды. Үткән елдагы кебек үк, ул машина йөртүчеләрнең белемнәрен элементар булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тикшерүдән башланды. Моннан тыш, медицина өлеше буенча үзенчәлекле имтиханны алардан Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Фатыйхов кабул итте. Билгеләп үтәргә кирәк, үткән ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белем сыйфаты сизелерлек яхшырган. Әмма конкурста катнашучлыар саны кимегән... Билгеле булмаган сәбәпләр буенча шушы һөнәр белән яшәүче "Транспорт" чикләнгән җаваплылыклы ширкәттән бер генә вәкил дә булмады. Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, "Электросоединитель", ГРЭС, Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводы, "Теплосервис", Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, химзавод, "Водоканал" һәм газ хезмәте предприятиеләре машина йөртүчеләре исә актив катнаштылар. Күбесе бәйгегә үзләренең көч биреп торучы төркеме белән килгән. Үзләренең вәкилләрен хуплау өчен Әбсәләм комбинаты директоры Илһам Сафин һәм Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров килгәннәр, ә газ хезмәте машина йөртүчесенә хезмәттәшләренең тулы командасы көч биреп торды.

Һөнәри осталыкка бәйге ике номинация буенча узды. Иң яхшы исеменә йөк транспортының өч машина йөртүчесе һәм тугыз пассажир машина йөртүчесе ярышты. Олы йөк машиналарын фигуралап йөртү (КамАЗ яки автобус) җиңел эш түгел. Әмма безнең машина йөртүчеләребез аны җиңел үттеләр. Жюри әгъзаларына бәйгенең өч этабы нәтиҗәләре буенча алдынгыларның ике өчлеген сайлап алырга кирәк булды. Шулай итеп, җыелган очколар суммасы буенча йөк машиналары машина йөртүчеләре арасында Айрат Нигъмәтуллин (Әбсәләм комбинаты) иң яхшысы булды. Икенче урынны Родион Петров (УГРЭС), ә өченчене - Валерий Хафизов (ЮРГЭС) алдылар. Пассажир автотранспорты машина йөртүчеләре арасында Зәйтүн Хафизов (Әбсәләм комбинаты) абсолют лидер дип танылды, икенче - Салават Галләмов (УГРЭС), ә өченчедә - Риф Шәрифуллин ("Электросоединитель"). Билгеләп узарга кирәк, ике номинациядә дә Әбсәләм комбинаты машина йөртүчеләре - беренче, ә ГРЭС машина йөртүчеләре икенче булдылар.

Үтәли җил һәм күңелсез һава шарты булуга карамастан, бәйгедә катнашучыларның һәм оештыручыларның кәефе күтәренке иде. Бүләкләү церемониясен ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов һәм инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Роман Минневәлиев башкардылар. Алар җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата призлар, ә калган катнашучыларга гайка ачкычлары җыелмасы төрендәге призлар тапшырдылар.

Икенче көнне "Электросоединитель" заводы базасында токарьләр, эретеп ябыштыручылар һәм фрезерчылар арасында һөнәри осталык бәйгесе үтте.

Әлеге һөнәр белгечләре районда нык таләп ителә. Кагыйдә буларак, алар югары дәрәҗә һөнәрманнар һәм жюрига мондый бәйгеләрдә иң яхшыларны сайлап алу шактый катлаулы. Иң яхшы токарь исеменә бу көнне алты кеше, эретеп ябыштыручыга - ун һәм фрезерчыга - өч кеше ярышты. Бәйге башланыр алдыннан "Электросоединитель" заводының генераль директоры Рәшит Нәбиуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр, шулай ук бәйгедән канәгатьлек алуларын теләде.

Бәйге өч номинация буенча ике теоретик һәм практик өлештән торды. Теория өлешендә бәйгедә катнашучыларга тест үтәргә - 15 минут эчендә үзләренең белгечлекләренә кагылучы сорауларга җавап бирергә туры килде. Билгеләп узу урынлы булыр, ирләрнең барысы бары биш минут эчендә биремне үтәп, бәйге комиссиясенең жюри әгъзаларын аптырашта калдырдылар. Сүз уңаеннан, аның составына районда әйдәүче предприятиеләрнең югары класслы белгечләре кергән иде. Аны "Электросоединитель" ААҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Назыйф Шәйдуллин җитәкләде. Рәис урынбасары - башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Алсу Фейсханова шулай ук бәйгене оештыруда һәм урыннарны билгеләүдә актив катнашты.

Практик биремне башкару өчен бәйгедә катнашучылар цехлар буенча билгеләнде. Токарьләр һәм фрезерчылар - станоклар янында, ә эретеп ябыштыручылар эретеп-ябыштыру аппараты янында урыннарын алдылар. Монда алар эшне шулай ук бик тиз башкардылар, күрәсең күпеллык тәҗрибә үзенекен иткәндер. Чак кына соңрак бәйге комиссиясе әгъзалары тулы состав белән бәйгедә катнашучыларның эшенә бәя бирделәр. Һәр номинациядә лидерлар өчлеген сайлап алу һич җиңел түгел! Осталарның эшләнмәләре бәйге комиссиясен ныклы бәхәс һәм тикшерү шартларында эшләргә мәҗбүр итте. Әмма шулай да эш барышында жюри лидерлар өч өчлеген билгеләде. "Иң яхшы токарь" номинациясендә беренче урынны Рәис Нәҗмиев ("Электросоединитель"), икенче - Николай Зубарев ("Электросоединитель"), өченчене Зирәк Галиев (ГРЭС) алдылар. Эретеп ябыштыручылар арасында эшне Фуат Фәтхетдинов (Урыссу промплощадка, Әлмәт ЛПУМТ) иң яхшы башкаручы булды. Икенче урынны бу номинациядә Зәйтүн Фәхриев ("Электросоединитель"), ә өченче - Әнис Габделгалиев (Әбсәләм комбинаты) яулады. Иң яхшы фрезерчы, бәйге комиссиясе фикере буенча, Александр Анисимов - ул беренче призлы урынны алды. Икенче урында - Фәнис Хәмидуллин ("Электросоединитель"), ә өченче урында - Илшат Габдрахманов (Әбсәләм комбинаты). Билгеләп узарга кирәк, процесс артыннан бәйгедә катнашучы бөтен предприятиеләр вәкилләре игътибар белән күзәтте. Алар бәйгедә катнашучыларны хуплап кына калмадылар, комиссия әгъзаларына белгечләрнең эшен бәяләргә ярдәм иттеләр.

Бөтен номинацияләр җиңүчеләре тиздән Казан шәһәренә якташлар слетына барачаклар, аларга анда тантаналы шартларда төп призлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев