Әнвәр Шәрипов "Әйт син, шагыйрь!"
Әйт син, шагыйрь!.. (хәзерге татар шагыйрьләренә)
Әйтеп кал син, шагыйрь, соңгы сүзең, -
Туган телең - үлем алдында...
Халкың әле гамьсез яшәгәндә,
Зур көрәштән читтә калганда.
Ярып сал син ачы хакыйкатьне,
Дертләп куйсын милләт йөрәге.
"Нишлим соң мин?" - диеп уйлансын ул, -
Уйлауның да була кирәге!
Явыз афәт килә, җил-давылдай,
Айкап йөри барлык илләрне.
Бетерә ул гореф-гадәтләрне,
Бетерә ул милли телләрне...
Безнең татар кайчак онытыла,
Вак максатлар белән мавыга.
Искән җилгә каршы бара алмый,
Менә алмый максат тавына.
Соңгы вакыт бигрәк үзгәрдек без, -
Сәер хәлләр бара илемдә:
Хәтта аналар да бит сөйләшми
Сабый белән туган телендә.
Кем яшәтер безнең телебезне,
Әгәр без дә булсак битараф?
Мондый җавапсызлык, бу мәнсезлек
Каян килә безгә, бу тараф?!
Ата-бабалардан килә торган
Кая соң ул безнең горурлык?
Ник без мәнсез? Бармы ул көч бездә,
Афәтләргә каршы торырлык?
Кичерерме безне килер буын,
Телебезне саклап калмасак?
Ана телебезнең җәүһәрләрен
Киләчәккә алып бармасак?
Кичерерме безне безнең тарих,
Балкып торган узган гасырлар?!
Искә алсак, милли каһарманннар
Күз алдына килеп басарлар...
Әйт син, шагыйрь, бүген үз сүзеңне,
Соңга калма!
Иртәгә үк, хәтта үз балаң да,
Аңлар микән әйткән сүзеңне?
"Әти сүзе - хак сүз" диеп, балаң,
Хөрмәт итәр микән үзеңне?!..
Оран сал син, шагыйрь!
Соңга калма!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев