Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкән яшькә җиткәч чынга ашкан балачак хыялы

 Иске Каразирек авылында яшәүче сиксән биш яшьлек Махирә-ханым Галиева ерак балачакта хыялланган эшенә өлкән яшькә җиткәч кенә тотына.

(Фәнүзә ИБРАҺИМОВА автор фотосы)

Кул эшенең бөтен нечкәлекләренә Махирә-ханым үзлектән төшенә, чөнки якын-тирәдә бу эшне энәсеннән-җебенә кадәр белүче кеше булмый. Ә сугыш чорына туры килгән балачакта моның турында уйлап та булмый. Махирә-ханым ул елларны ачы күз яшьләресез искә дә төшерә алмый. Шулкадәр ач идек, хәтта кечкенә кызчык булуга да карамастан, суык  карлы пычракны ерып көздән калган черек бәрәңге эзләп кырга бара идек дип искә төшерә. Юешләнеп һәм туңып беткән аяклар сизмәс хәлгә килгән. “Җеп эрләү өчен йон да юк иде, бәйләргә өйрәнү өчен җебе дә юк иде, - дип искә төшерә ул авыр сугыш елларын. – Киемдәге тишекне ямар өчен аз гына тукыма да таба алмый идек. Әниебез бер генә җепне дә, тукыманы да тикмәгә әрәм итмәскә куша иде”.

Инде өлкәнәйгәч тә, Махирә Хисам кызының кул эш белән утырырга вакыты булмый. Биш баланы аякка бастырыр өчен аңа тормыш иптәше белән армый-талмый эшләргә туры килә. Яшьрәк чакта ул фермада сыер савучы булып эшли, балалар туа башлагач, элеккеге мәчетне җирле мәдәният йортына биргәннән соң, шунда җыештыручы булып эшкә урнаша. Кырыйдан гына минем эшем җайлы тоелгандыр, ә ул елларны исәпкә алсаң, ай-һай авыр булды, ди ул! Кино сеанслары ул елларда һәр көн уздырыла иде. Тамашачылар симәнкә чиертәләр иде дә, аяк астына төкерә. Хәзер генә ул хәтта авыл урамнары да асфальтланган, ә ул елларда бөтен авыл буйлап пычрак ерып килгән аяк киеме белән бина буйлап бер генә узалар иде. Клуб күмер белән ягыла. Ул да якканда аяк киеменә уралып бөтен клубка тарала иде. Иске буялмаган идәннән шул пычракны юу бик тә авыр булды. Моннан тыш, идәнне якын-тирәдәге коедан ташыган суык су белән юа идек, ярый ярдәмгә тормыш иптәшем килде. Махирә-ханым эшкә хәтта биш яшьлек кызын да йөртә торган булган. Ул чүп-чарны җыеп ыргытса да, миңа ярдәм була иде.  

Авыр тормыш еллары Махирә-ханымны тырыш булырга һәм кулдан килгәннең барын да үзенә башкарырга өйрәткән. Шулай ул йорт хайваннарын караудан тыш, мич чыгару, утын яру кебек ир-атлар гына башкара торган эшләрне башкарган. Сатар өчен тире эшкәртергә дә өйрәнгән. Махирә-ханым тагын әле бик яхшы үләннәрнең дәвалау ысулларын белә һәм бүген дә алар ярдәмендә үзенең сырхауларын куа икән. Туган авылы тарихы турында да күп кенә хәтирәләр саклый ул.

Махирә-ханымның кул эшләренә әйләнеп кайтыйк әле. Әйтергә кирәк, әлеге эшкә ул авырганда өйрәнә. Дүрт ел буе параличланганнан соң, урын өстендә ятканда, бераз селкенү, буыннарны язу максатыннан, ул бәйли башлый. Ә башта аның моңа вакыты да, теләге дә булмый. Махирә-ханым ялгыз яши, Интернет ише заманча мәгълүмати чыганаклары да юк. Шулай булгач, бөтен идеяләрне дә ул үз башыннан уйлап чыгарып чынга ашыра. Ә фантазиясе аның, эшләнелгән эшләргә күз салсаң, ташып тора. Махирә-ханым бөтен әйберне дә эшкә җигә: пластмас бутылкаларның капкачларыннан алып, азык-төлектән калган пластик савытларга кадәр. Мәсәлән, беренчеләреннән ул массаж өчен келәм ясаган булса, икенчесеннән Убырлык карчык сынын ясаган. Чәчәкләр бәйләү, бигрәк тә, матур килеп чыга.  Ап-ачык төстәге әлеге чәчәкләр, үзе белән бергә картаючы бүрәнә йортның һәр тәрәз төбендә, аның хуҗасын сөендереп утыралар.  Ике тегү машинасы булган, Махирә-ханым бер генә тукыманы да бушка ыргытмый. Балалары һәм оныклары кирәк түгел дип алып кайткан һәр киемне дә ул эшкә җигә – кайберләреннән җылы җан җылыткыч тексә, калганнарын аяк астына җәю өчен келәмнәр ясауга тота. “Ничек инде боларны ыргытасың”, - ди ул элеккеге юклык заманын искә төшереп.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев