Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәмгә

Татарстан Республикасында өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү буенча социаль проектлар һәм программалар тормышка ашырыла.

Елена КАЛИНИНА

Өлкән яшьтәге гражданнарны стационардан тыш озак вакытлы карау технологияләрен үстерү максатларында 2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында "Өлкән кешене гаиләгә тәрбиягә алу" проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. Проект гаиләгә эшкә сәләтле өлкән яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар).  кешеләрне тәрбиягә алу өчен исәпләнгән. Документка ярашлы, тәрбиягә алган гаиләгә ай саен акчалата түләү каралган: 3нче төркем инвалидны караганга 4 мең сум (мөмкинлекләре чикле булмаган өлкән яшьтәге кешеләрне караганга да шундый ук күләмдә), 2нче төркем инвалидны караган өчен 6 мең сум, 1нче төркем инвалидны караганга - 8 мең сум. Гаиләгә тәрбиягә алучы өлкән яшьтәге гражданинның гаилә әгъзасы булырга тиеш түгел.

Моннан тыш, “Сиделка хезмәте” төрендәге юнәлеш, шулай ук “Өлкән яшьтәгеләрне карау мәктәбе пилот проекты актив үсеш ала, алар үз-үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге туганнарны дөрес итеп тәрбияләргә өйрәнергә ярдәм итә.

Урыссу үзәк район хастаханәсендә "Авыр хәлдәге авыруларны карау мәктәбе»дигән яңа проектны гамәлгә ашыруга керештеләр. Атна саен социаль хезмәткәрләр белән дәресләр үткәрелә, анда алар картаюның нәрсә икәнлеге, аның сәбәпләре, бу табигый процесска бәйле теләсә кайсы кеше тормышында нинди авырулар булырга мөмкин икәнлеге, авыру кешеләрне тәрбияләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат ала. Практик дәресләрдә табиблар белем алучыларны авыруларга хезмәт күрсәтү буенча төп һәм иң гади манипуляцияләр, беренче табибка кадәрге ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыралар, инсульт, инфаркт билгеләре булганда нишләргә кирәклеген өйрәтәләр.

Социаль хезмәткәрләрне укыту - районда "Мәктәп” эшенең беренче этабы гына. Алга таба үз-үзләрен кары алмаган авыр хәлдәге авыруларның һәм өлкән яшьтәге гражданнарның туганнары арасыннан төркемнәр төзү күздә тотыла.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкының эш белән тәэмин ителешенә ярдәм итү» дәүләт программасы тарафыннан хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылган пенсионерларны укыту каралган. Соңгы елларда өлкәннәр арасында компьютер белемен өйрәнү курслары аеруча уңыш казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев