Опекуннарга психологик ярдәм белән
Урыссудагы 2 санлы мәктәп базасында күптән түгел опекунлыкка бала алучы әти-әниләр өчен күчмә утырыш үткәрелде, ул тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән идарә итүгә багышланды.
Опекуннар, попечительләр һәм тәрбиягә бала алучылар өчен "Баланың үзен авыр тотышы, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән идарә итү күнекмәләре" темасына семинар-укыту барышында җыелучы опекуннар алдында Балаларны гаиләгә урнаштыруга булышлык итү үзәге директоры Ольга Константинова һәм клиник психолог Алена Юскевич чыгыш ясадылар. Алар аңлаешлы формада балалар белән килеп туарга мөмкин булган проблемалар һәм аларны "зыян салмыйча" хәл итү турында сөйләделәр.
- Мөгаен, сезнең күпләрегезгә балаларыгызның үзләрен түбәндәгечә тотуы таныштыр: кунакта, кешеләр алдында алар тәрбияле малай һәм кызларга хас булганча, тыныч һәм тәртипле. Ә өегезгә кайткач, яки кунаклар киткәч, баланы алыштырып куйганнар мени - шелтәләргә ул усаллашып җавап кайтара, сезнең бернинди дәлилләрегезгә дә колак салмый, - дип җыелучылар игътибарын җәлеп итте Юскевич.
Ул әлеге вазгыятьләрдән ничек чыгу турында аңлатып узды. Ахырда район башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Сергей Абрамов җыелучылар сорауларына җавап бирде.
Бу көнне шундый ук уку, әмма педагоглар белән, Ютазы мәктәбендә үткән. Опекунлыкка алынган баланың проблемаларын үзара хәл итәргә үзәк директоры урынбасары Елена Ширеева һәм Тәрбиягә бала кабул итүчеләр мәктәбе белгече Олеся Шөгаепова өйрәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев