Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пиротехника эшләнмәләрен аттыру өчен махсус урыннар билгеләнде

Ютазы районы башкарма комитеты карары белән Ютазы районы биләмәсендә пиротехника эшләнмәләрен аттыру өчен 2 мәйданчык билгеләнде һәм җиһазландырылды.

Бу «Энергия» стадионы һәм Урыссу-Каразирек юлы буендагы «Янарыш» паркы янындагы мәйданчык. Барлык мәйданчыклар да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә һәм кагыйдәләренә җавап бирә. 

Пиротехника эшләнмәләре сатып алганда, аның сертификатына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук җитештерүченең куллану буенча инструкциясе һәм адреслары яки телефоннары булуына, эшләнмәнең бөтенлегенә игътибар итү зарур. Болар сыйфат һәм куркынычсызлык өчен аеруча мөһим. 

Көчле җил булганда, фейерверк аттыру тыела. Пиротехниканы аттырганда, тамашачылар куркыныч зонадан читтә торырга тиеш. Тәкъдим ителгән ара 30-50 метрдан да ким түгел. Фейерверк аттыручы җиһазларны куллану буенча инструкциягә ярашлы рәвештә урнаштырырга һәм ышанычлы итеп ныгытырга, көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, тиз арада чара күрергә әзер булырга тиеш. 

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә. 

Тиешле тыю кертелгән биләмәләрдә пиротехника кулланган өчен штрафлар 20 (егерме) мең сумга кадәр артачак. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр ераклыктагы урыннарда пиротехника куллану тыела. 

Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы объектларыннан, юллардан, шәхси һәм күп фатирлы йортлардан 30 метр чигендә пиротехника эшләнмәләре куллану тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затлар 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар 60 мең сумга кадәр, ә юридик затлар 800 мең сумга кадәр штраф түләячәк.

Рөстәм МИНШИН, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев