Почтаның алыштыргысыз хезмәткәре
Кече Урыссу авылының тын гына бер почмагында, 1990 елдан бирле почтада Венера Хатыйп кызы Газизуллина хезмәт итә.
Чын мәгънәсендә Ходайдан тәгаенләнгән диярсең аңа әлеге һөнәр төре. Тумышы белән ул Иске Урыссу авылыннан. Язмышы аны булачак ире – Кече Урыссу егете Фәнил Камил улы белән очраштырган. Урыссу балалар бакчасында эшләгәндә, Фәнил Газизуллин йөрткән Урыссу-Бәйрәкә маршрут автобусына утырып, еш кына өенә кайтырга туры килгән Венерага. Әлеге очраклы очрашулар мәлендә араларында сөю уты кабынган, 1984 елда исә яшьләр чәчләрен чәчкә бәйләргә карар иткән...
Венера Бөгелмәдә бухгалтерлык курсларын тәмамлый. Гаилә корып, декрет ялыннан чыкканнан соң, колхоз бухгалтериясендә эш башлый. 1985 елда уллары Рамил, 1988 дә кызлары Әлфия дөньяга аваз сала. 1990 елда Венераны Кече Урыссудагы почта бүлекчәсен җитәкләргә риза булсынга авыл советына чакырып алалар. Озак та уйлап тормыйча, ханым ризалаша. Ул чакта аннан башка тагын 2 хат ташучы була: Таш Кичү белән Кече Урыссуны бер хат ташучы, Хөрриятне икенчесе хезмәтләндерә. Язылучылар шулкадәр күп иде, дип искә ала Венера ханым, хат ташучылар бер тапкыр гына барысын да колачлап өлгерми, икенчегә почтага гәзитләр артыннан кайтырга мәҗбүр иделәр. Ә бүген исә ул һәммәсе урынына берүзе. Хәер, Таш Кичүдә пенсия таратучы почтальон Илгизә апа да бар әле.
Шунысы хак, авыл җирендә почта яшәү өчен үтә кирәкле хезмәт булып кала бирә. Авылдагы хат ташучы – өлкәннәрне район үзәге белән бәйләүче, зур дөньяга тәрәз дә әле ул.
Кече Урыссу Урыссудан машинада унбиш минутлык юл гына. Авылга кергәндә, ФАПтан сул яктарак, тыйнак кына почта бинасы урнашкан. Бирегә авыл кешеләре коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, беренче кирәк-ярак товар сатып алырга, акча яки посылка җибәрергә, милекне иминиятләштерергә килә.
Консерва, ярмалар, тәм-томнар белән тулы киштәләрне карыйм, ә менә аерым киштәдә – көнкүреш химиясе һәм корткычлардан саклану чаралары, җәй көне бик тә мөһим бу! Менә шунда авыл хат ташучысының байтак өлкән яшьтәге кешеләр өчен чын-чынлап коткару чарасы икәнлеген аңлыйсың да инде. Венера Хатыйп кызы аларның өйләренә пенсия генә китереп калмый, азык-төлек белән дә тәэмин итә, яңалыкларны хәбәрли. Барысы да бер урында, ярдәм итәргә әзер кеше дә янәшәдә генә.
Ул шундук үзенә җәлеп итә – ихлас күңелле, ягымлы, җавапчыл. Әңгәмә вакытында йөзеннән елмаю китми, ә инде гәзиткә язылучылар турында сүз чыгуга, күзләре очкынлана. Авылдашларына булган ихтирамы, сөю хисе чагыла бу карашта.
Баксаң, Венера Хатыйп кызы 35 ел гомерен диярлек почтага багышлаган икән! Ул кешеләргә ярдәм итү максаты белән яши, вазифаларын чын күңелдән башкара, үзе киткән очракта өлкән яшьтәгеләрнең ярдәмсез калачагын яхшы аңлый...
- Пенсиягә вакыт икәнен аңлыйм, әмма кешеләр турында уйлыйм. Хәтта яшь чакта яхшырак һәм югарырак хезмәт хаклы эш тәкъдим итсәләр дә, аларга хыянәт итәрмен кебек тоела иде. Ә бүген минем урынга килергә теләүчеләр юк. Әгәр инде мин барсына да өйрәтеп калдырырлык кеше табылса, тыныч күңел белән китәр идем.
- Бездә булмаган товарларга заказ бирәләр кайчак. Андый чакта бүлеккә шалтыратам һәм мөмкин булганча заказ бирүләрен , монда алып килүләрен сорыйм, – дип сөйли Венера Хатыйп кызы.
Әмма ләкин моның белән генә эш бетми бит әле. Финанслар белән эшләү катгый исәп-хисап таләп итә, шуңа күрә бухгалтерлык күнекмәләре дә мөһим. Хисап документларын тутырырга, товарларны һәм корреспонденцияләрне, сатылган һәм язылган гәзитләрне исәпкә алып барырга кирәк.
Җәй көне һәм чагыштырмача җылы-коры чорда Венера ханым авыл буйлап велосипедта йөри. Почтальон Печкин шикелле! Аның кәрзинле тугры тимер аты һәрвакыт яңа маршрутларга әзер. Ә башкача мөмкин дә түгел. Мәшәкатьле көннәрдә матбугатка язылучыларны йөреп чыгарга кирәк, һәммәсе дә үз чиратын көтә.
Венера Хатыйп кызы үз хезмәте турында олы мәхәббәт хисе белән бәянли. Авылдашларына ярдәмнәре өчен рәхмәтле, алар булышлыгындә ул товар сату , иминиятләштерү һәм язылу буенча планнарны үти. Кешенең матурлыгы күзләрендә чагыла, диләр. Венера Газизуллинага карап, аның сөйләгәннәрен тыңлаганда, яхшы күңеллелек, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт һәм намуслылык аңа – Кече Урыссудагы универсаль почта солдатына – шундый ук мөнәсәбәт тудыруын аңлыйсың.
"Мин хәтта ялда да озак тора алмыйм. Өйдә эшләр күп булуга карамастан, эшемне сагынам. Бер-ике көннән уйлана башлыйм: миннән башка кадерле язылучыларым нишли микән?" - дип уртаклаша әңгәмәдәшем. Ял чорында Газизуллинаны Иске Урыссу почтальоны алмаштыра, ә ул үз чиратында – аны.
Гаилә башлыгы 4 ел элек мәрхүм була, шуңа да хәзер сыер тотмый хуҗабикә, әмма үгез, бройлерлар, казлары бар. Кызлары гаиләсе белән Казанда яши, Венера Хатыйп кызы улы Рамилгә күптән түгел әнисез калган улларын үстерергә булыша... Әлбәттә, бакчалары бар, гөмбәгә, җиләккә дә йөри. Авыл халкының мәшәкате баштан ашкан, эшсез утырырга вакыт юк. Кыскасы, җанлы тормыш рәвеше һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге гаҗәеп-соклангыч якташыбыз. керешкән һәр өлкәдә үз чагылышын таба!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев