Подгорный мәдәният йортының активистлары Нурзидә Кәримованы юбилее белән котладылар
Подгорный мәдәният йортының үзешчән сәнгәть активистлары Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Нурзидә Кәримованы 85 яшьлек юбилее белән котладылар.
Нурзидә апаның күзләрендә бәхет чаткылары биеде, телефоннан котлаучылар өзелмәде. Язмышына зур авырлыклар язылса да, ул үзенең бәхетле хатын-кыз булуын ассызыклады. Чөнки бүген аның янәшәсендә балалары, оныклары яши. Табын артыннан урын алган хуҗабикә һәм кунаклар тормыш турында гына сөйләшеп калмадылар, үзләре яраткан җырларны да башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев