Пушкин урамы бәйрме
Урыссу бистәсенең Пушкин урамында урам бәйрәме узачагын хәбәр итеп, иртәдән үк музыка уйнады.
Урам бәйрәме оештыру урыны итеп юкка гына Пушкин урамы сайланмады. Быел халыктан кергән үзара салым акчасының бер өлешенә Пушкин урамының тәмам җимерелеп беткән юл өлешенә өр-яңадан асфальт түшәлде. Әйтергә кирәк, әлеге эш муниципалитет заводында җитештерелгән асфальт һәм үзебезнең “Төзекләндерү” предприятиесе көче белән башкарылды. Хезмәт коллективы бәйрәмчә транспарант белән бизәлгән КамАЗ автомашинасын тантана билгеләнгән мәйданчыкка юкка гына китереп куймаган иде.
Урыссу бистәсе халкын Пушкин урамы бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тәбрик итте. Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары матур концерт номерлары белән чыгыш тотты. Алар үзләренең матур җырларын, ялкынлы биюләрен Пушкин урамында яшәүче озын гомерле хезмәт ветераннары - 98 яшьлек Хатирә Миңнеәхмәт Гобәйдуллина, 91 яшьлек Мөслим Әхмәтгали улы Садыйков, 89 яшьлек Зәйтүнә Ибраһим кызы Гобәйдуллина, Серафима Васильевна Матвеева һәм башка бик күпләр, шулай ук быел юбилейлы туган көннәрен билгеләп узучы урыссулылар хөрмәтенә багышлады. Әлеге урамда урнашкан йортларның берсе буенча җаваплы кеше, актив тормыш белән яшәүче Нина Васильевна Гыйльметдинова истәлекле бүләк кабул итте. Бу вакытта районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре балалар белән төрле уеннар оештырды. Сый-нигъмәтле табын артына кунакларны дәшеп, самавырлар кайнап чыкты.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев