Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Путин 2023 елны Русиядә Укытучы елы дип игълан итү ниятен хуплады

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп, югары уку йорты укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән видеоконференция режимында үткәргән очрашу вакытында Русиядә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте.

 

Путин 2023 елны Русиядә Укытучы елы дип игълан итү идеясен хуплады

Әйткәндәй, бу очрашу вакытында бергәләп илебездә мәгарифне үстерү мөмкинлекләрен тикшерделәр. Ә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итү тәкъдиме белән Русия Президенты Владимир Путинга узган елның “Ел укытучысы” да, агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханарын 400 баллга тапшырган Екатерина Гришина да мөрәҗәгать итте. Владимир Путин бу башлангычны хуплап, Русия Хөкүмәтенең педагоглар хезмәтенә түләү системасын камилләштерергә җыенуы турында да белдерде. Әмма әлеге мәсьәлә күп очракта дәүләт бюджеты мөмкинлекләренә бәйле, дип билгеләде ул.
«Барыннан да элек, әлбәттә, хезмәткә түләү системасын камилләштерергә кирәк. Мин хәзер Хөкүмәттәге кайбер хезмәттәшләребезне куркытмас өчен җентекләп сөйләп тормыйм, ләкин монда билгеле бер план бар. Аларны, әлбәттә, бюджет мөмкинлекләреннән чыгып гамәлгә ашырырга кирәк. Без моны алга таба да эшләячәкбез», — дип ышандырды Владимир Путин.
2023 елда Русиядә педагогикага нигез салучы Константин Ушинскийның тууына да 200 ел тула. Димәк, киләсе елны укытучылар елы дип игълан итү өчен бик күп сәбәпләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев