Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район активистлары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре янына Кыш бабай һәм Кар кызы килде

Районда Яңа ел бәйрәмнәре башланды.

Район активистлары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре район мәдәният йортына Яңа ел бәйрәменә җыйналды. Үзләренең яшь чакларын искә төшереп, алар җырлады, биеде, әйлән-бәйлән әйләнде. Бу бәйрәм алар тормышындагы тәүге бәйрәм булмаса да, алар ихластан күңел ачты. Ветераннар хәрәкәте, хатын-кызлар советы, Бөтенрәсәй сукырлар һәм инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәләре активы оештырган очрашу өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү билгесе дә булып тора. Бу аңлашыла да, чөнки нәкъ менә алар бүген торак пунктларда оештырылган өмәләрдә, башка иҗтимагый эшләрдә һәм чараларда иң актив катнашучылар. Алар әле күптән түгел генә төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләгән, үз белемнәрен һәм осталыкларын төбәкнең икътисади иминлеген үстерүдә кулланган, аның үсешенә зур өлеш керткән. Ул чорлардан соң инде шактый еллар үткән... Көтмәгәндә авыру-борчулары да килеп җиткән. Төшенкелеккә һәм сагышларга бирелсәң, бу авырулар баш калкытырга да күп сорамый... Өлкәннәрнең төрле уеннарда катнашып, күңел ачуларын күргәч, аларның сагыш-борчуларга, һәртөрле авыруларга һич тә юл куймаячаклары ачыкланды.

Шигырь сөйлисезме яки җыр башкарасызмы? Бу бик җиңел! Кыш бабай белән Кар кызы кулыннан алган Яңа ел бүләкләрен алар чын күңелдән куанып кабул итте. Район мәдәният йорты җырчылары башкаруындагы җырлар, уеннар, шулай ук бәйрәмгә килүчеләрнең үз талантларын күрсәтүе, лотерея уйнату (ә аларның берсе дә буш түгел иде!), әйлән-бәйлән, бер-берең белән аралашу... Бер караганда, бары тик гадәти уеннар, гадәти бәйрәм кебек. Ләкин... Бу чара бик зур әһәмияткә ия. Ул үзара аралашудан шатлык хисе, яшәү яме алу чарасы да. Әгәр кеше начар ишетә икән, аңа күзләре ярдәмгә килә, начаррак күрә икән, күңел күзе үзенә булган яхшы мөгамәлене тоя.

Нәкъ менә чарадан күтәренке рух һәм уңай хисләр алу теләге белән бәйрәм катнашучыларына мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов мөрәҗәгать итте. Район ветераннар советы һәм мәдәният бүлеге оештырган бу бәйрәм кеше күңеленең иң яшерен кылларын тибрәндергәндер, дип уйлыйм. Әнә алар район мәдәният йорты фойесындагы дискотекада ничек дәртләнеп бии! Яшь чаклардагы бу җитез хәрәкәтләрне аяклар әле дә хәтерли, күңел рәхәтләнеп ял итә. Ә чәй табыны үзара дусларча аралашу өчен тагын бер күркәм сәбәп булып тора.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев