Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район ярминкәсе: бердәм булып — бердәмлеккә

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Урыссу бистәсенең үзәк базарында бәйрәм ярминкәсе оештырылды.

Ярминкәдә, гадәттәгечә, районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм белем бирү учреждениеләре иң яхшы ризыкларын тәкъдим итте: тәм-томнар, яшелчә, сөт ризыклары, бал, кош ите, дуңгыз ите һәм башка бихисап азык-төлек… Авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык, сыер ите, яшелчә алып килгән, «АгроМир» җәмгыяте тәкъдим иткән сыер итенә, гадәттәгечә, ихтыяҗ зур булды. Әйтергә кирәк, бәяләр артык кыйммәт түгел иде. Мәсәлән, шәхси эшкуар Э. Полетаева дуңгыз итен 250-320 сумга тәкъдим итсә, сыер итенең килограммы 470 сум, Каразиректән Гайсә Нәбиевта күркә ите килограммы 500 сумнан иде. Димтамактан фермер Нияз килограммы 600 сумнан казлар, шулай ук үрдәк һәм күркә ите тәкъдим итте. Фермер Искәндәр Насыйбуллин исә бик эре кәбестәләр үстергән. Район кулланучылар берлеге шулай ук күп төрле азык-төлек тәкъдим итте.

Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары ярминкәгә бәйрәм кәефе өстәде. Ярминкәдә район җитәкчелеге вәкилләре — район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Алар сәүдә рәтләрен йөреп чыкты, сатуга куелган ризыклар белән кызыксынды һәм ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Светлана Самонина, Халыклар бердәмлеге көне тарихына тукталып, җыелучыларның игътибарын, милләтенә һәм диненә карамастан, кешеләр арасында тынычлык һәм татулыкны саклауның мөһимлегенә юнәлтте. Бүгенге сәяси вакыйгалар мисалында бу аеруча мөһим, диде ул.

Хәйрия чарасы кысаларында теләге булганнар мохтаҗларга ярдәм күрсәтә алды. Моның өчен базарда махсус социаль арба урнаштырылды. Сүз уңаеннан, сатып алган ризыкларын өйләренә алып кайту авыр булган өлкән яшьтәге кешеләр өчен «социаль илтеп бирү» ярдәм чарасы эшләде.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев