Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәдәният йортында белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында сәнгатьле укучылар бәйгесе узды

«Каһарманнар даны белән горурланабыз» бәйгесенең исеме үк аның Ватанга мәхәббәт белән сугарылганын күрсәтә иде.

Сәхнәгә чыккан балаларның күпчелеге яшь армиячеләр составына керә. Аларның күбесе балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнә. Бәйгене район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗат үзәге оештырды. Катнашучылар сәхнәгә чыкканчы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов аларга изге теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул балаларны үз Ватаннарын яратырга, исемнәре гасырлар дәвамында көчле һәм горур яңгыраган ил каһарманнарын белергә һәм хөрмәт итәргә чакырды.

Бәйге Ватан Каһарманнары көне кысаларында узды. Шуңа күрә дә балалар туган илебезгә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр сайлаган. Сәхнәдән Бөек Ватан сугышы чоры һәм бүгенге көн каһарманнарына багышланган шигырьләр яңгырады. Балалар шигъри юллар аша бүген үз дәүләтләренең мәнфәгатьләрен батырларча яклаучы ватандашларыбыз, совет коралының даны һәм Бөек Җиңүне якынайтучыларның үлемсез батырлыгы турында сөйләде. Батырлар үз гомерләре бәрабәренә киләчәк буыннарга Ватаннарын яратырга васыять иткәннәр. Ә илебез бу мәхәббәткә һәм хөрмәткә бүген аеруча мохтаҗ.

«... Дошманнарыбыз тагын баш күтәрде/, Рәсәй өстендә тагын ут уйнады/ Курск дугасының уты яшеннәде...». Бу җыр совет заманында иҗат ителгән «Крепкая броня» фильмыннан, ул Александра Пахмутова һәм Николай Добронравовның уртак иҗат җимешләре. Узган гасырда иҗат ителгән булса да, бүгенге көндә дә бик урынлы яңгырый. Без туган илебез өчен кан койган ватандашларыбыз данына тап төшерергә тиеш түгел. Безгә тормыш биргән газиз илебез куйган кагыйдәләргә хыянәт итәргә хакыбыз юк. Хакыйкать, шагыйрь сүзләредәй, гади: «Ватанны сайлап алмыйлар, анда яшиләр һәм үләләр». Шулай да аңа илтүче юл җиңелләрдән түгел, ул катлаулы һәм сикәлтәле.

Бәйгене оештыручылар нәкъ менә шушы максатны күз уңында тоткан — балаларны дөрес юнәлештә үсәргә өйрәтү. Бүгенге мәктәп укучысы шагыйрьләрнең фикерен кабатлап, ятланган сүзләрнең тирәнлеген тулысынча аңлап та бетермидер, мөгаен. Ләкин ул әлеге фикерләрнең тирәнлеген, һичшиксез, аңлаячак. Иртәгә, бераз үсә төшкәч, акылы, уй-фикерләре шигъри сүзләр артына яшеренгән тирән мәгънәне аңларлык яшькә җиткәч... Чарада катнашкан утыздан артык бала рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыды. Бәйге башланыр алдыннан балалар үз остазлары белән бергә шигырьләрен кабатлады, һәр сүзгә җан өрергә тырышты. Әйе, сүз — буш аваз гына түгел. Аларда тормыш үзе, аның кичерешләре, шул исәптән, туган ил өчен борчылу да чагыла. Чөнки Ватан — ул без үзебез. Ватанын хурларга беркемнең дә хакы юк. Һәм моңа безнең Рәсәй дәүләте дә, ватандашларыбыз да юл куймаячак. Әлеге фикерләрне яктырткан шигырьләр һәм аларны сәнгатьле укучылар алкышларга күмелде, ә бәйге нәтиҗәләре буенча иң лаеклыларга дипломнар тапшырылды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев