Район мәдәният йортының тантана залында күп балалы гаиләләр хөрмәтенә котлаулар яңгырады.
Чара Халыкара гаилә көне кысаларында узды һәм асыл гаилә кыйммәтләре хакында янә бер тапкыр искә төшерде.
Бәйрәм уңаеннан матур итеп киенгән балалар, аларның әти-әниләре тантана башланганын көтеп утыра. Күркәм чара «Ютазы йолдызлары» бию коллективының чагу чыгышы белән ачыла. Беренче рәттә урын алган нәни кызчыклар биючеләрнең ялтырап торган алтын аяк киемнәреннән күзләрен алалмый. Сокланырлык шул. Аяклары үзләреннән-үзләре җиргә тими очып йөри диярсең! Йоклап яткан сабыйларының тынычлыгын бозмас өчен, гаилә башлыклары аларны акрын гына кулларында тибрәтә. Бик тә табигый һәм күңелгә ятыш күренеш. Йорт учагы сагында уяу торучы күзгә күренмәс илаһи көч сирпелә сыман ул мәрхәмәтле әтиләрдән…
«Гаилә -таяныч һәм мәхәббәт, гаилә — хәстәрлек һәм шатлык чыганагы…» Алып баручылар тарафыннан әйтелгән сүзләр бүгенге көнгә аеруча тап килә, чөнки кайбер хәзерге заман вәкилләре гаилә нигезләре кыйммәтләрен шик астына куя. Ә бит Табигать тарафыннан шулай корылган ки, ир-ат һәм хатын-кызның бергә кушылуы кешелек нәселен дәвам итәргә генә түгел, ә бәлки көчленең нечкәрәк-йомшаграк затка ярдәме өчен дә кирәк. Ә инде хатын-кызның нәфислегендә һәм назлылыгында гаилә башлыгына тормыш авырлыгыннан бөгелеп төшергә ирек бирми торган илаһи көч яшеренгән…
ЗАГС бүлеге мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган чара барышында яңгыраш тапкан бәхәссез фикер — җәмгыятьтәге гаилә торышына карап, элек-электән ил үсеше турында хөкем ителгән. Игелекле һәм җылы-тату мохит хакимлегендәге күп балалы гаиләләр һәрчак соклану хисе уята, гореф-гадәтләр һәм ныклы гаилә нигезләрен саклау үрнәге булып тора. Нәкъ менә шул төрле чор бәйләнеше, хәзерге заманның үткәннәр белән үрелеше тирән-аек фикерләргә сәләте кешеләр тәрбияләргә ярдәм итә дә инде. Ә андыйлар үз чиратында җәмгыятьнең уңай үсешенә булыша.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина район җитәкчелеге исеменнән тантана сәбәпчеләрен ихлас котлады, яхшы балалар тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.
— Гаилә — адәм баласының шатлыгы да, хәсрәте белән дә ашкына торган урыны ул, — дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. — Нәкъ менә Гаилә безнең өчен һәрчак ашыгып, сагынып кайта торган урын булырга тиеш. Бүген без күп балалы гаиләнең билгеле бер кыенлыкларга очравы турында яшерми әйтәбез. Һәм шул ук вакытта бетмәс-төкәнмәс шатлык, елмаюлар, яктылык чыганагы булуын ассызыклыйбыз. Күп балалы гаилә — дәүләтнең какшамас ныгытмасы-терәге ул.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Зөлфия Әминова чыгышында да асыл гаилә кыйммәтләрен — сөю, ихтирам, ярдәмчеллек, үзара аңлашу кебек төшенчәләрне саклау мөһимлеге турында сүз барды.
Чара ахырында быел гаиләләрен тулыландырган, нәтиҗәдә өч һәм дүрт бала тәрбияләгән әти-әниләр хөрмәтенә фанфара тавышлары яңгырады. Әлеге бәхетлеләр исәбендә — Сабитовлар, Пановлар, Тришиннар, Ногумановлар, Шиһаповлар, Ахуновлар һәм Гәрәевлар гаиләләре. Арытаба Светлана Самонина бүләкләү тантанасына күчте. Мактау кәгазьләре, чәчәкләр, бүләкләр, якты елмаюлар, алкышлар, күмәкләп фотога төшүләр… Искиткеч матур бәйрәм. Тормыштагы иң мөһим, онытылмас бәйрәм.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев