Район халкы һәм кунаклары игътибарына!
Әбсәләм авылы мәйданында беренче тапкыр Кымыз бәйрәме оештырыла.
Бәйрәм шимбә көнне, 1 июльдә, узачак һәм ул, һичшиксез, мавыктыргыч, онытылмаслык, файдалы чара булачак. Заманында Ютазы кымыз дәваханәсе бөтен Советлар Союзына билгеле иде. Төбәгебезнең үз эшенә тугрылыклы фидакарьләре тырышлыгы белән әлеге тармак районда янәдән торгызылды. Кымыз бәйрәме - ул әле шифалы эчемлек җитештерү буенча танылган белгечләр белән тәҗрибә уртаклашу да. 1 июльдә бәйрәм мәйданына Татарстан Республикасыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә кымыз ясаучылар җыелачак.
Бәйрәм мәйданына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев