Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хатын-кызлары, берләшегез!

Беренчел хатын-кызлар оешмалары рәисләре район хатын-кызлар советының киңәйтелгән утырышында киләсе елга эш юнәлешләрен билгеләде.

Утырыш эшендә район җитәкчелеге вәкилләре, Татарстан хатын-кызларының «Ак калфак» республика иҗтимагый оешмасының һәм Бөтендөнья татар конгрессының төбәкара иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова район башкарма комитеты учреждениеләренә һәм бүлекләренә тыгыз хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә шундый ук нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанычын белдерде. Шул ук вакытта ул җыелучыларның игътибарын хезмәт коллективларында беренчел хатын-кыз оешмаларының кыскаруына юнәлтте.

— Район хатын-кызлар советы 1991 елдан, Ютазы районы яңадан оешканнан бирле эшли, — дип билгеләп үтте Наилә Хөснетдинова. — Әгәр хатын-кызларны иҗтимагый оешмаларга берләштерү башланганда, районда 30дан артык беренчел оешма исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны ике тапкырга кимеде. Димәк, безгә аларны кире кайтару өстендә эшләргә туры киләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан башлап районның хатын-кызлар советы хатын-кызларны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә, төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуга чакырган «Рәсәй хатын-кызлары берлеге» гомумрәсәй иҗтимагый-дәүләт оешмасының звеносы булып тора. Президент сайлаулары алдыннан безнең оешма сайлау кампаниясендә җәмәгать күзәтүчеләре буларак катнашырга теләк белдерде. 

Район хатын-кызлар советының 2024 елга эш планында — авылларда күчмә утырышлар уздыру, толерантлык тәрбияләү һәм, райондагы төрле милләт халыкларының мәдәниятен өйрәнү кысаларында, «Халык дипломатиясе» фестивале оештыру, мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә волонтерлык ярдәме күрсәтү, районның табигать тыюлыклары белән таныштыру максатыннан, мәктәп укучылары белән түгәрәк өстәлләр уздыру. Әлбәттә, бу мәсьәләләр әлеге иҗтимагый оешма бурычларының тулы исемлеге түгел.

Район хатын-кызлары активының рәсми булмаган мәйданчыкта очрашуы өчен тагын бер сәбәп — район хатын-кызлар советының алыштыргысыз җитәкчесе Наилә Хөснетдинованың юбилее. Тынгысыз, бетмәс көч-дәрманга ия, һәрчак хәрәкәттә — бу сүзләр хөрмәтле юбилярны тулысынча тасвирлый. Район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова, районыбызның ихтирамлы шәхесен гомер бәйрәме белән котлап, аңа актив булганы, иң кыю уй-ниятләрне дә тормышка ашыра белүе өчен рәхмәт белдерде һәм аңа «Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.

Котлауларга беренчел хатын-кызлар оешмалары рәисләре дә кушылды. Аларның һәрберсе аңа үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Район хатын-кызлар хәрәкәтенең актив хатын-кызларының берсе Минзилә Абдурахманова кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан Наилә ханымга җыр багышлап, эчкерсез елмаюлар һәм алкышлар астында, аны биергә чакырды. Юбилярга шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчә рәисе Лилия Гәрәева һәм «Илһам чишмәләре» вокал ансамбле баянчысы Фәнис Нәбиуллин да матур җырларын бүләк итте. 

Әйе, гомер бәйрәме — ул үткән юлга күз салу һәм алган тормыш тәҗрибәсен барлау да. Тормыш, билгеле, беркайчан да җиңелләрдән түгел, әмма аны күркәм һәм лаеклы рәвештә узу һәрберебезнең бурычыдыр, мөгаен. Шул ук вакытта, утырышта яңгыраганча, хатын-кызларга үз эчеңә бикләнү яки янәшәдәге вакыйгаларга һәм күренешләргә күз йому дөрес булмас иде. Кешегә һәрвакыт кеше кирәк.

— Хатын-кызларның мең дә бер борчу-мәшәкатен истә тотып, үзегезне кечкенә генә булса да сатып алулар белән сөендерүне кагыйдә итеп алыгыз, — дип билгеләп үтте үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова. — Хатын-кызның табигате шундый, аңа беркайчан да шатлыклы хисләрсез яшәргә, күңелсезләнергә ярамый. Чөнки өйдәге, гаиләдәге һәм тирә-юньдәге мохит аның кәефенә турыдан-туры бәйле.

Шулай ук чын ир-атларның хатын-кызлары бәхетле, калганнарыныкы — көчле, дигән фикер яшәп килә. Район хатын-кызлары активы исә һәрвакыт гаиләдә тигез, үзара ихтирамга лаек мөнәсәбәтләр яклы. Әгәр аңлау бар икән, кешелекнең гүзәл затлары бар авырлыкны җиңә ала. Район хатын-кызлары, шуңа күрә советларга берләшегез!

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев