Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда хокук тәртибе сагында

«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында ирекле халык дружинасы активистларын бүләкләү тантанасы узды.

Залда төп эшчәнлекләреннән тыш, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшләп, җәмәгать эше белән шөгыльләнүче якташларыбыз җыелды. Алар хокук саклау органнары хезмәткәрләренә төрле чаралар барышында җәмәгать урыннарында хокук тәртибен сакларга ярдәм итә. Ирекле халык дружинасының мөһимлеген ассызыклап, район җитәкчелегенә һәм полиция хезмәткәрләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район полиция бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айваз Зыяров бу «көрәшчеләргә» бүләкләр тапшырды.

Ирекле халык дружинасында һәм район территориясендә җәмәгать хокук тәртибен саклауда актив катнашканнары өчен район башлыгы һәм район эчке эшләр бүлеге начальнигының рәхмәт хатлары белән иң яхшы уңышларга ирешкәннәр бүләкләнде.

— Без бәйрәм чаралары вакытында яки, әйтик, кичке вакытта кешеләр үзләрен тиешенчә тотсын өчен эшлибез, — ди Урыссуның 2нче мәктәбе педагогы Регина Камалова. Җәмәгать урыннарында өлкән кешеләр спиртлы эчемлекләр эчмәсен, сүгенмәсен, җәмәгать тәртибен бозмасын, дип тырышабыз.

— Үзеңә йөкләтелгән бурычларны үти аласыңмы? — дип сорыйм, бер кыздан.

— Әлбәттә. Әгәр берәрсе тыңламаса, әйтик, кисәтүебезгә колак салмый икән, полиция хезмәткәрләренә шалтыратабыз. Ләкин бу бик сирәк очракларда гына, гадәттә тыңлыйлар. Безнең бит киемнәребез дә тиешенчә, барысы да җитди, — дип елмая Регина Камалова.

Район башлыгы дружиначыларның теләкләрен игътибарга алды. Сораулар аз булса да, эш тиешенчә оештырылган һәм барлык җәлеп ителгән хезмәтләрнең — «Атлант» үзәге хезмәткәрләренең, яшьләр бүлегенең, полиция бүлегенең һәм дружиначыларның үзара аңлашып, эш алып баруыннан тора.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев