Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның икътисади хәле тотрыклы

2023 елда районның финанс-икътисади хәле уңышлы булды, әмма демография хакында алай дип әйтеп булмый.

Бу хакта авыл җирлекләрендә узучы халык җыеннарында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, барлык торак пунктларда да демография күрсәткечләре яхшылардан түгел. Әйтик, районда 2023 елда туган сабыйлар саны аннан алдагы елга караганда 12 гә кимрәк. Икътисадка килгәндә, муниципалитет социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча үз өстенә алган барлык йөкләмәне тулысынча үтәгән. Район бюджеты да үтәлгән. Җыеннар вакытында халык, гадәттә, чистарту корылмалары, су белән тәэмин итү, хуҗасыз этләрне аулау, юллар торышы буенча сораулар бирә. Сорауларның барысы да игътибарга алына.

Әбсәләмдә узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева 2023 елда башкарылган эшләргә җентекләп тукталды һәм алдагы елга планнар белән таныштырды. Әбсәләм авыл җирлегенә Әбсәләм авылы һәм Әбсәләм тимер юл разъезды керә. Торак пункт биләмәсендә 814 кеше яши, шуларның 466сы эшкә яраклы яшьтәгеләр, 164 бала һәм 184 пенсионер. Әбсәләмдә 260 шәхси йорт һәм 8 күп фатирлы (129 фатир) йорт бар. 2023 елда җирлектә җиде сабый туган, 11 кеше вафат булган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 81 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 19ы сыерлар. 2022 ел белән чагыштырганда, эре мөгезле терлек саны өч, сыерлар саны 14 башка кимегән. Үз хуҗалыкларында бер яшьтән зуррак тана, сыер, ата һәм ана кәҗә тоткан өчен әбсәләмлеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алган. «Р. Вәлиев» КФХда 150 эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 70е — сыерлар. Әбсәләмдә барлык мөһим социаль объектлар эшли. Төп гомуми белем бирү мәктәбендә 68 укучы белем ала, балалар бакчасына 22 бала йөри. Авылның эре бюджет булдыручы предприятиеләре — «АКСКиМ», «ВОЛМА-ӘБСӘЛӘМ», «КОНКРИТ» һәм «ТАПАРТ» җәмгыятьләре.

Район буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова мәгълүмат бирде (тулы күрсәткечләр — «Ютазы таңы» газетасында). Полициянең участок уполномоченные Ленар Курбиев район һәм торак пункттагы оператив хәл белән таныштырды. Район прокуроры Александр Микеркин халыкны кырыгалдарлар һөҗүменнән кисәтте. Участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин урманнарга сакчыл караш кирәклеге турында искәртте. Тиздән яз җитүен искәртеп, ул халыкның игътибарын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен законнарда каралган административ җәза чараларына юнәлтте (тулырак — «Ютазы таңы» газетасында).

Бүләкләү тантанасы алдыннан, җыенда катнашучылар хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алды. Район башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгының рәхмәт хатына шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Азат Бакиров та лаек булды, бүләк аның әнисенә Эльвира Әнвәр кызына тапшырылды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев