Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раймә Габдрәфыйкова  котлаулар кабул итте

Әбсәләм авылында яшәүче Раймә Габдрәфыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Аның котлауларына Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, юбилярның туганнары һәм якыннары да кушылды.

Чәчләренә чал төшкән, авыр тормыш сукмакларын узган Раймә Габдрәфыйкова бүген инде җир йөзеннән юкка чыккан Әптекәш авылында туып-үскән,бик иртә әтисез калган. Фронтка киткән әтисе яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Әтисенең гарәп хәрефләре белән хатлар язуын ул әле хәтерли. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз калган әниләре ул хатларны балаларына укый торган булган. Раймә һәрвакыт:

- Әтигә яз әле, хатларны безнең хәрефләр белән язсын, безнең дә аның хатларын укыйсы килә, - дия торган булган.

Бик иртә тормыш арбасына җигелгән кыз кечкенәдән колхоз кырында эшләгән. Басуга беренче тапкыр чыгуы гомере буена хәтерендә калган. Зәңгәр диңгезне хәтерләткән җитен кыры булган ул.

- Басуларның чәчәк аткан чоры иде, - дип искә ала язмабыз герое. - Кыр буйлап барасың һәм башка төстәге чәчәкләрне  өзәсең. Күңелле иде!

Дөрес, яши-яши аңа тормышның бар авырлыгын татырга туры килгән. Колхоз эше җиңелләрдән булмаган. Дөрес, ул һәрчак укырга омтылган. Иң элек дүрт еллык, аннары җиде еллык мәктәпне тәмамлаган. Бәйрәкәтамак мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Ә урта мәктәпне Бәйрәкә авылы мәктәбендә тәмамлаган.

Аннары, кияүгә чыккач, Әбсәләмгә күченеп килгән. Район вәкиле аңардан белемсез колхозчыларны укырга өйрәтүне сораган. Бу эшне Раймә апа теләп һәм яратып башкарган. Матди кыенлыкларга карамастан, үз фикерен әйтә белгән кыз Алабугада китапханәчелеккә укыган. Ул заманда йөк машинасы арбасы такси хезмәтен үтәгән. Нәкъ менә шул хезмәт өлкәсендә, китапханәче булып эшләгәндә, авылдашларының абруен казанган ул. Юбиляр бүген оныгының гаиләсе белән гомер кичерә, кызы да янәшәдә генә.

Шуны билгеләп үтәсе килә, әлеге зирәк ханымның һәр сүзе яктылык, игелек белән тулы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев