Район артистларына репертуар өстендә эшләргә туры киләчәк
Һәм ул гына да түгел. Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл артында очрашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев аларга башка төрле бурычлар да йөкләде.
Тамашачыңны җәлеп итәсең килсә, халыкчан җырлар башкар, дип киңәш бирде ул. Шул ук вакытта ул фонограммага җырлаган артистлар адресына шелтә белдерде. Район мәдәният йорты солистларына сәхнә костюмнарын зәвыклы, килешле, шул ук вакытта тантаналы итү өстендә дә чаралар күрергә туры киләчәк.
- Безгә хореграфик коллективлар оештыру өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк, - дип тагын бер максатны ассызыклаган Рөстәм Нуриев, сәхнәдә ир-егетләрдән оешкан бию төркемен күрергә теләвен белдерде.
Артистлар, иҗат коллективлары җитәкчеләре үз чиратларында үз гозерләрен җиткерде. Әйтик, тынлы уен кораллары оркестрына уен кораллары җитми, "Истоки" ветраннар хоры җитәкчесе Ирина Иванаевская баяннар кытлыгына зарланды, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле исә яшь хореографка мохтаҗ...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев