Район автоинспекциясе хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә рейд уздырган
Апрельнең беренче яртысында район автоинспекциясе хезмәткәрләре район газетасы журналистлары белән берлектә рейд уздырган вакытта 212 административ беркетмә төзеделәр.
Әлеге беркетмәләрдән алтысы - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, берсе - машина йөртүче таныклыгыннан башка идарә иткәнгә, икесе - транспорт чарасы белән машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш идарә итү сәбәпле. Административ штраф түләмәгән өчен тугыз административ беркетмә төзелгән, шулардан ике йөртүчегә суд тарафыннан арест салынган. Күрсәтелгән чорда штраф тукталышына ун авто һәм мототранспорт чарасы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев