Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балаларына гына түгел, ата-аналарга да – контроль

Бүген узган районның балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия утырышында катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев теге яисә бу хокук бозу аркасында комиссия күзлегенә эләккән үсмерләрне генә түгел, аларның ата-аналарын да катгый контрольдә тотуны максат итеп куйды.

Кешене “сум” белән генә җәзалап, акылга утыртып булмый, даими аңлату чаралары алып барып та кешегә үз гаебен танырга ярдәм итеп була, дип саный ул. Комиссия әгъзалары күрше шәһәрләрнең берсендә кибеттән тауар урлаган малайны, тәрбиясендә кечкенә ике баласы булуга карамастан, эчкечелек белән шөгыльләнүче хатынны, өлкәннәр үзара мөнәсәбәт ачыклаганда, бер яшьлек сабый зыян алган гаиләне ныклы күзәтү астына алу турында карар кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев