Район башлыгы Рөстәм Нуриев ветераннар янында
Районда сугыш һәм хезмәт ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрик итү дәвам итә.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев бүген сугыш ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллин янында булды.. Хөснулла ага Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Бөек Җиңү бүләк иткән 9 Майдан соң төгәл өч ай узгач, 9 августта, ул Япониягә каршы көрәшкә ташлана. Карт артиллерист фронт буйлап атлаган һәр көнне, һәр яуны бүгенгедәй хәтерли. Әйе, онытырга мөмкин түгел еллар. Рөстәм Мидхәт улы һәм Хөснулла Галимулла улы бүгенге тормыш турында да әңгәмә кордылар. Район башлыгы ветеранны бочучы сораулар белән кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев