Район башлыгы Рөстәм Нуриевның опекун гаиләләр белән очрашуы (тулырак мәгълүмат)
Алар барысы да безнеке. Дәүләт белән беррәттән, киң җәмәгатьчелекнең дә бүгенге көндә төп максаты - балаларны гаиләләргә урнаштыру гына түгел, аларны кабаттан ятимлек ачысын тоюдан саклау өчен республикада тәрбиягә бала алучы гаиләләр институтын тагын да үстерү.
Гаилә җылысын бернинди приют та, бернинди балалар йорты да алмаштыра алмый. Язмышлары әлеге казна учреждениеләренә барып тоташкан балалардан бүгенге җәмгыятькә лаеклы шәхесләр бик сирәк үсеп чыга. Һәр нарасыйга гаилә кирәк, дип сүзен башлады район башлыгы Рөстәм Нуриев, Аналар көне уңаеннан түгәрәк өстәл артында җыелган асрамага бала алган гаиләләр белән очрашуын.
Әти-әни назыннан мәхрүм калган сабыйны үз гаиләңә алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Әлеге адымга җөрьәт иткәндә күз алдында туган образга еш кына тәңгәл килмәгән бала холкы аркасында өлкәннәрнең ике юл чатында калган чаклары да бар. Үз-үзен белештерә башлаган, узганын хәтерли һәм характеры формалаша башлаган чорда асрамага алынган сабый белән уртак тел табу, дуслык күпере салу тагын да катлаулырак. Хәер, кайсы гына яшьтә булмасын, баладан, өстәвенә физик мөмкинлекләре чикле булса, шәхес "әвәләү", аның рухи һәм физик дөньясына юл яру, сабый белән ышаныч һәм мәхәббәткә нигезләнгән элемтә булдыру - һәркемнең көче җитмәслек сынау. Һәм аны бары тик үз-үзенә нык ышанган, көчле ихтыярлы була белү белән беррәттән олы йөрәкле һәм шәфкатьле кеше генә уңышлы биреп чыга ала.
Бу көнне Рөстәм Нуриев, район җитәкчесе буларак кына түгел, күп бала атасы буларак та асрамага бала алган гаиләләр белән тәрбия темасына гына сөйләшеп калмады, ул аларны борчыган бөтен мәсьәләләрне дә ишетергә теләде. Кунакларны ул ачык һәм дустанә әңгәмәгә чакырды. Бәйрәкәтамак авылыннан Щепотьевлар гиләсендә биш бала тәрбияләнә. Шуларның берсенең сәламәтлеге белән проблемалар бар һәм кызчыкка медицина ярдәме таләп ителә. Галина Вячеславовна үзләре яши торган авыл урамында күп бала яшәвен, әмма аларга уйнарга элементар шартлар юклыгына, әйтик, багана утлары янмавына, урам башларында юл хәрәкәте режимын чикләүче билгеләр булмавына борчылуын белдерде.
- Тиздән кышка керәбез, һичюгы шугалак ясап куйсалар, балаларга ял сәгатьләрен файда белән уздыру урыны булыр иде, - дип үз теләк-тәкъдимнәре белән чыкты күп бала анасы.
Татьяна Фәттахова гаиләсендә тәрбияләнүче кыз 15 яшькә җиткән. Ул кечкенә чакта гаилә аның белән бик күп шифаханәләрдә булып, сихәтләнү курслары узган, сәяхәтләр кылган. Бүген үсмер яшькә җиткән бала башка төрле мәнфәгатьләр белән яши. Аңа аралашу, мәгълүмат җитми, аның җәмәгать тормышында актив катнашасы, әти-әнисенә файдалы шәхес буласы килә.
- Безнең балаларны район предприятиеләре һәм учреждениеләре шефлыкка алса, бик урынлы булыр иде, - дип үз теләген җиткерде ана. - Янәшәңдә таяна һәм ышана алырдай кеше барлыгын тоеп яшәү, ышаныгыз, күпкә җиңелрәк.
Бу урында Рөстәм Нуриев район мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек органы җитәкчелегенә тәрбиягә алынган балалар турында бөтен мәгълүмат тупланган паспортлар ясау мөһимлеген җиткерде. Чынлап та мондый малай һәм кызларны предприятиеләргә беркетү юнәлешендә чаралар күрүне "озын" тартмаларның берсенә салмаска вәгъдә иткән район башлыгы, балаларга гадәти хезмәт коллективларын түгел, ә олы йөрәкле, зыялы, кеше хәленә керә белүче кешеләр җитәкчелек итүче предприятиеләрне шеф итеп билгеләүне күпкә нәтиҗәлерәк булачагын ассызыклады.
Үзенең ике баласы янына тагын өч нарасыйны тәрбиягә алган Венера Мезенцева да, ялгыз ана булуга карамастан, көнкүреш шартларына да, "ата һәм бала" проблемаларына да зарланмады. Әлеге күп бала анасы да иҗтимагый, асылда, төзекләндерү сорауларын күтәрде. Гаилә яши торган Иске Урыссу авылы урамнарында соңгы вакытта җир эшләре алып барылды - өр-яңадан су торбалары салынды. Шул сәбәпле юлларның тәмам рәте китте. Мезенцевлар яши торган Мәктәп урамыннан балаларга мәктәпкә бару михнәткә әверелгән. Наталья Калинина да, Урыссуның 3 санлы мәктәбендә белем алучы улының гына түгел, Шәрипов урамыннан әлеге уку бинасына йөрүче укучыларның да юллары таркалу хәленә җиткән тыкрыктан узуына зарланды.
Кәрәкәшле авылыннан Дамир һәм Розания Мөхәммәдиевлар ике гаиләдән өч бала тәрбияли. Иң өлкәне быел әле беренче сыйныфка гына кергән, әмма замана баласы - замана баласы инде. Аларда да дөнья челтәренә тоташу теләге туган. Район опека һәм попечительлек органы баш белгече Сергей Абрамов сүзләренә караганда, техник сәбәпләр аркасында Мөхәммәдиевлар йортын Интернетка тоташтыру соравын чишү һаман сузыла килә икән. Ютазы авылыннан Зилә Габитова исә үз балалары белән бик тә бассейнга йөрисе килүен җиткерде.
Бүген асрамага алынган сабыйларның барысы да тулы кыйммәтле тормыш белән яши - алар спорт, бию белән шөгыльләнә, сәяхәтләр кыла. Рөстәм Нуриев тәрбиягә алынган малайлар һәм кызлар ирешкән уңышлар һәм куанычларны тыңлап, алар сәяхәт иткәндә төшкән фоторәсемнәрне карап хозурланды, балаларга тәрбия бирүдә кайбер моментларны уртага салып сөйләште.
- Әлбәттә, болар барысы да яхшы. Әти-әниләрнең үз нарасыена күптөрле үсеш бирергә теләве аңлашыла. Ләкин баланы күпкырлы итеп үстерү теләге белән бирелгән йөкләнешнең кайвакыт артык булып куйган чаклары да бар. Бала - бала булып та калырга тиеш. Аның үз мохите, үз кызыксынуларына да урын калырга, беренче чиратта ул туйганчы уйнап үсәргә тиеш, дип саныйм мин. Балачакның бөтен шатлыгы шунда, - дип үз фикере белән дә уртаклашты район җитәкчесе.
Очрашу барышында гаиләләр күтәргән бер генә гозер дә җавапсыз калмады. Тискәре җавап шулай ук җавап. Ахырда район башлыгы аналарның һәрберсенә олы йөрәкле булганнары өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев