Район электрчылары һөнәри осталыкта көч сынашты
Бүген Урыссуның электр-механика заводында район сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче электрчылары арасында "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесе узды.
Ярышта сигез һөнәрман катнашты. Компетентлы жюри алдында алар чын мәгънәсендә имтихан тоттылар. Бәйгенең теоретик өлешендә үз һөнәрләре буенча сорауларга җавап тоткан электрчылар, икенче эш итеп электр тогына тотылган кешегә беренче ярдәм күрсәттеләр. Аннан соң алар электр детальләре җыюда көч сынаштылар
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев