Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкы референдумда катнашып, үзара салым кертү турында карар кабул итте

Район кешеләренең иң җаваплылары иртәннән үк үзләренең сайлау участокларында иделәр.

Тавыш бирү сайлаулардагы кебек форматта үтте, әмма халык депутатлыкка кандидат өчен түгел, программа өчен тавыш бирде. Алар бюллетеньдәге: "Сез муниципаль берәмлек территориясендә үзара салым акчасы төрендә бер тапкыр түләү кертергә ризамы?" - дигән сорауга җавап бирде. Бу акча, кагыйдә буенча, төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада 19 ноябрьдә референдумга килгән халык 62 проценттан артып киткән. 2016 елда үзара салым буенча референдумнар 851 җирлектә узды, Татарстан буенча уртача кешеләр килү дәрәҗәсе 69,3 процент тәшкил итте.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев