Район хезмәт ветераннары республика җитәкчелеге белән очрашты
Район хезмәт ветераннары республика җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан каласының Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган очрашуга, республиканың бөтен районнарыннан җыелган чал чәчле өлкәннәр белән беррәттән, Ютазы районы тыл хезмәтчәннәре - ачы сугыш елларында колхозда эшләгән Нурсәгъдәт Муса кызы Сафиуллина, Сәләхетдин Борхан улы Ибраһимов, гомере буе сәүдә тармагында хезмәт куйган Татьяна Федоровна Санникова, легендар Урыссу ГРЭСының беренче эшчесе Җәвәт Нигъмәт улы Галимуллин да чакыру алды. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз Хөснулла Галимуллин улы Галимуллин 18 майдан алып 29 майга кадәр Идел елгасы буенча Казан - Мәскәү - Казан круизында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев