Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район җитәкчелеге һәм «Гармония» үзәге директоры 90 яшьлек юбилярларны котладылар

Район җитәкчелеге һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре районда яшәүче биш кешене 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев һәм «Гармония» үзәге директоры Дания Батырова Бөек Ватан сугышы инвалиды Сөләйман Якуповны, тыл хезмәтчәннәре Аленьпияда Цыганованы, Мәхмүдә Мөхәметдинованы, Нәсимә Шакированы һәм хезмәт ветераны Зәкия Хәлфиеваны туган көннәре белән тәбрикләде. Мактаулы юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау хатлары һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан бүләкләр тапшырылды.

Урыссу бистәсендә яшәүче Сөләйман Халикъ улы Якупов сугышка кадәр Байлар колхозында эшләгән. 1942 елда армиягә чакырылган, Төньяк фронтта хезмәт иткән, яра алган, Бөек Ватан сугышы орденына лаек булган. Сугыштан кайтканнан соң, Техснабта эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергән һәм хәзерге вакытта биш оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

Урыссулы Аленьпияда Федоровна Цыганованы, сугыш башлангач, меңнәрчә яшьтәшләре кебек үк, Горький шәһәренә торф чыгарырга җибәргәннәр. Анда ул бөтен сугыш еллары дәвамында эшләгән, кышын өйләренә кыска вакытка гына кайта алган. Аның хатирәләре буенча, торфта эшләүчеләргә утырып ял итәргә дә мөмкинлек бирмәгәннәр. Бомбага тоткан вакытта, үлем куркынычы астында да эшлиләр. Туган якларына кайтканнан соң, ул авылда эшкә урнаша, кияүгә чыга, алты бала таба.

Кәрәкәшлеле Нәсимә Садыйк кызы Шакировага сугыш елларында шулай ук Горькийда торф чыгарырга туры килә. Бу шәһәрдә ул сугыш тәмамланганнан соң да алты ел эшли. Туган авылына әйләнеп кайткач, кыз колхозга эшкә урнаша, актив җәмәгать тормышы алып бара, Ревком әгъзасы була, намуслы хезмәте өчен күп санлы бүләкләргә ия. Шәхси тормышта уңыш елмаймаган туталарын хәзер туганнары тәрбияли.

Торф чыгару турында урыссулы Зәкия Сафа кызы Хәлфиева да ишетеп кенә белми. Ягулык чыгару өчен аны Тулага җибәргәннәр. Унҗиде яшьлек ябык кына кызны, яшь булуына карамамстан, өлкәнрәк эшче хатын-кызларга бригадир итеп куйганнар. Әмма чая Зәкия үз "отряды" белән кыю җитәкчелек иткән - кул астындагыларны строй белән йөрткән, кызларга егетләр ягына күз салырга да мөмкинлек бирмәгән. Күкрәктән су ерып торф чыгаруларын, аны тачкаларда вагоннарга йөгереп ташуларын искә алганда, Зәкия апаның күзләре яшьләнә. Иртәнге, төшке һәм кичке ашка, аның хатирәләре буенча, аларга бер үк паек - бер кисәк арыш ипие һәм кечкенә килька биргәннәр. Шушы авыр елларда аның тормышында истәлекле вакыйга - Сталин белән очрашу булган. Торфта эшләүчеләргә кием таратырга килгән Советлар Союзы Генералиссимусы аңа китель бүләк иткән, шул ук вакытта кызның буе кечкенә булуын ассызыклаган. Кызганыч, киемне башка кызга бирергә туры килде, чөнки миңа ул артык зур иде, ди юбиляр.

Ютазыда яшәүче Мәхмүдә Абдулла кызы Мөхәммәтдинова үзенең туксан яшендә өйдә генә түгел, бакчада эшли ала һәм дүрт баласына йөк булып калмыйча, аларга җиләк-җимеш үстереп ярдәм итүенә куана. Сугыш елларында аны Уфа янына җир эшләренә җибәргәннәр. Аннан соң Мәхмүдә апа Ютазы инкубаторында хезмәт куйган, шуннан пенсиягә дә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев