Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район коммуналчылары техник яктан ныгый

Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесенең техника арсеналы шушы көннәрдә тагын бер КамАЗ автомобиле белән тулыланды.

Кышын кар чистарту, җәен сугару механизмнары белән җиһазландырылган әлеге машина коммуналь-хуҗалык эшләрендә катнашачак. Өр-яңа КамАЗ руле артына хезмәт коллективында беренче елын гына эшләмәүче тәҗрибәле шофер утырган. Әйтергә кирәк, бер ай элек базага өр-яңа ике трактор һәм йөк төягеч машина кайткан иде. "Төзекләндерү" предприятиесе директоры Илшат Камалдинов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хезмәт коллективы тугыз берәмлек КамАЗ автомашинасына һәм алты берәмлек тракторга ия. Бүгенге эш йөкләнешеннән чыгып фикер йөрткәндә, предприятие бер грейдерга һәм зур экскаваторга мохтаҗ һәм әлеге төр техниканы юнәтү буенча чаралар күрелә башлаган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев