Район һәм республика территориясендә янгынга каршы режим кертелде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә аерым янгынга каршы режим кертелә.
Гражданнарның урманнарга барулары һәм аларга транспорт чараларының керүе, торак пунктлар, предприятиеләр һәм шәхси йорт яны участоклары территориясендә чүп-чар һәм үлән яндыру тыела. Кагыйдә бозучыларга штраф төрендә административ тәэсир итү чаралары кулланылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев