Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район механизаторлары кырга чыкты

Тукай исемендәге, "Уңыш" җәмгыяте җирбагарлары уҗым культураларын тукландыруга чыкты - республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешкән районнар арасында Ютазы районы да бар.

Берничә көннән "АгроМир" җәмгыяте дә көзге игеннәргә өстәмә сый бирергә кереште. Механизатор Рамил Касыймов "Роса" үзйөрешле сиптергеч белән көн саен 60 гектарда эш башкара. МТЗ-82 тракторында эшләүче Мәүзир Латыйпов аны минераль ашлама белән тәэмин итә, дип хәбәр итте җәмгыятьнең баш инженеры Зәйтүн Галимов.

401 гектарда урнашкан көзге культураларга тиз көннәрдә өстәмә сый бирүне тәмамлаган уңышлылар, күпьеллык үләннәрне тырмалауны да зур оешканлык белән алып бара. Әлеге агрочараны 240 гектарда үткәрү бурычы тора.

- Т-215 тракторында эшләүче Фәнил Мәҗитов эшне кызу тота. Һава торышы безнең файдага торса, якын көннәрдә иртә культураларны чәчүгә керешәчәкбез. Быел без бөртеклеләрне 600 гектардан артык мәйданда үстерүне күздә тотабыз. Ашлык базарындагы хаҗәтләрне исәпкә алып, быел рапс культурасына да мәйдан бүлеп бирәбез - аны 100, шулай ук көнбагышны 247 гектарда чәчүне планлаштырабыз, - дип сөйли "Уңыш" җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиев.

"Таң" җәмгыяте механизаторлары үләннәрне тырмаларга кереште. Хуҗалык итүнең кече формалары арасыннан язгы кыр эшләре "Гафиятов" фермер хуҗалыгында башланды.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу көннәрдә бара торган тагын бер җаваплы эш - ул чәчү материалын агулау. "Таң" һәм "Уңыш" җәмгыятьләрендә инкрустацияләүне тәмамлап та өлгерделәр. Бу эшкә "Кәрәкәшле" җәмгыяте кереште. Без барган көнне генә эш башлануга карамастан, кичкә 70 тонна бөртек агуланып та өлгергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев