Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район механизаторларына – район башлыгы премиясе

Урып-җыю эшләрендә фидакарь хезмәт куеп эшләүче комбайнчыларга район башлыгы Рөстәм Нуриев премияләр тапшырды.

“АгроМир” җәмгыяте игенчеләре белән ул бодай басуында очрашты. Механизаторлар отряды урып-суктыру эшләрен соңгы гектарларда алып бара. Гомумән, хуҗалыкта урак тәмамлану стадиясендә. Тәҗрибәле механизаторлар Мәүзир Латыйпов, Рамил Касыймов, Рәфис Насыйров, Ришат Фәррахов кебек тырыш кешеләр булганда һәр төрле эш тә көйле бара, дип билгеләп узды хезмәт коллективы директоры Нәсим Вәлиев. Нәкъ менә шушы игенчеләр район башлыгы Рөстәм Нуриев кулыннан лаеклы премияләрен кабул итеп алды да.

Тукай исемендәге җәмгыять мехнизаторлары да финиш сызыгына чыкан. Район игенчеләре башкара торган хезмәттән гомумән канәгать калган Рөстәм Нуриев алдынгы эшчеләр Айрат Зәйдуллин, Расих Хәйдәров, Илмир Әхмәтҗановка премияләр тапшырды. Бу көнне шундый ук матди стимул чарасына “Таң” җәмгыятеннән Ринат Галиев һәм “Уңыш” җәмгыятеннән Илдар Галиев лаек булды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев