Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж дәресләре үткәрелде

Республика гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгын уздыру кысаларында эвакуация буенча янгынга каршы тренировкалар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыгу очрагында ниләр эшләргә кирәк булу буенча инструктаж дәресләре үткәрелде.

Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Марат Бәдриев кешеләрне Урыссудагы 4 санлы мәктәп бинасыннан эвакуацияләү планын гамәли тормышка ашырды. Үткәрелгән тренировкадан соң, янгынга каршы инструктаж һәм "Мәгариф учреждениесендә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары" темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев