Район педагоглары Балтачта көч сынашты
Мәгариф хезмәткәрләренең республика кышкы спартакиадасында безнең педагоглар да катнашты.
Әйтик, Балтач бистәсендә узган ярышлар тугыз спорт төрен үз эченә алды: чаңгы, шорт-трек, өстәл теннисы, турникта күтәрелү, идәннән күтәрелү, дартс, шахматлар, волейбол, бау тартышу. Безнең районнан чарада 20 педагог катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча, ир-егетләр командасы дартс буенча икенче урынны яулады һәм хатын-кызлар командасы шахмат буенча өченче булды, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев