Район пенсионерлары Какылы Күл авылында сәяхәттә
Бүген район һәм башлангыч ветераннар советлары җитәкчеләре, актив булган җәмәгатьчеләр Какылы Күл авылының тарихына һәм табигатенә сәяхәт кылды
“Социаль туризм” проектының “Өлкән буынга - актив озын гомер” акциясе кысасында гүзәл табигатьле Какылы Күл авылына җыелган пенсионерларны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова, Какылы Күл клубы хезмәткәре Фәйрүзә Мортазина сәламләде. Авыл активисты Розалия Абдрахманова Какылы Күлнең тарихы һәм кешеләре белән таныштырды. Пенсионерлар күптән түгел генә республика программасы буенча төзелгән клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлеге белән танышты. Аларда авыл халкының социаль-мәдәни объектларның территорияләрен үз көчләре белән төзекләндереп, су коеларын чистартып, матурлап, үзенә күрә бер ял зонасына әверелдереп яшәве бары тик соклану хисләре уятты. Ахырда авыл үзешчәннәре башкарган Какылы Күл авылы турындагы җыр да аның табигый байлыклары, хезмәт сөючән халкы турында яңгырады.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев